Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:04

Кытай Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә төнлә урамга чыгуны яңадан тыйды. Хөкүмәтнең тыювына карамастан, кайбер мәчетләрдә җомга намазы укылды.

Өремчедә Кытай хакимияте мәчетләрне ябарга әмер бирде. Ләкин мәчет алдында җыелган халык җомга намазын мәчеттә уку өчен җыела башлагач, кайбер мәчетләр ачылды.

Хөкүмәтнең җомга намазын рөхсәт итүе - аның яңа сәясәтеме, әллә җыелган халыкның таләбе шулай тәэсир иттеме, әлегә белгеле түгел. Ләкин җир асты байлыкларына бай Көнчыгыш Төркестандагы хәлләр Кытай өчен зур сынау булып тора.

Өремче рәсмиләре иртә белән мәчет ишегенә "мәчет ябык, намазны өйдә укыгыз" дигән белдерү элгән иде. Ләкин җыелган халык ишекләрне ачып җомга намазын укыр өчен эчкә керде.


Уйгырлар йөри торган мәчетләр генә түгел, хуи ягъни, мөселман хан кытайлар йөргән мәчет тә ябылган иде. Ләкин йөзләгән кеше мәчетне ачуны сорап каршылык белдергәннән соң, аның да ишекләре ачылды.

Мәчет янында җыелган халык, хөкүмәтнең мәчетләрне ябуы - кешеләрне "кимсетү", аларга "кешелексез мөгаләмә" кылуы турында зарларын белдерде.

Җомга намазыннан соң шәһәрдә урам җыеннары һәм тәртипсезлекләр булмаган

Төбәктән килгән мәгълүматларга караганда илдә хәлләр киеренке һәм гаскәрләр әзер тора.

Өремчедәге хәлләр илнең эчке мәсьәләсе

Кытай тышкы эшләр министры сүзчесе Чин Ганг, соңгы арада Синҗанда булган хәлләрнең БМО Иминлек шурасында каралуы өчен бернинди сәбәп булмавын әйтте.


“Кытай хакимияте үз кануннары нигезендә кирәкле чараны күрә. Бу Кытайның эчке мәсьәләсе, шуңа бу мәсьәләнең БМОда каралуының кирәге юк. Без башка илләрдән дә бу хәлнең эчке йөзен яхшы аңлавын сорыйбыз. Халыкара җәмәгатьчелектән ил бердәмлеге, җир бөтенлеге һәм этник бердәмлекне саклау өчен кылган чараларыбызны аңлап яклау күрсәтүен сорыйбыз", диде ул.

Сүзче "Өч көч" дип аталган террор, гыйсьян һәм экстримизмга каршы барлык илләрне уртак чаралар күрергә чакырды.

Чит көчләр роле

Шулай ук Кытай тышкы эшләр министры сүзчесе Өремчедә протест чараларына катнашучы кешеләрнең "Әл-каидә" һәм читтәге башка сугышчы төркемнәр белән бәйләнеше булуы турында дәлил табылуын белдерде.

"Каршылык чараларында катнашучыларның “Әл-каидә” һәм башка чит ил сугышчы террор көчләре тарафыннан өйрәтелүләре турында дәлилләргә тап булдык. Шул уңайдан ил күләмендә тотрыклыкны яңадан урнаштыру өчен чараларны дәвам иттерәбез", ди ул.

Ләкин хакимият бу дәлилнең нәрсә булуы турында мәгълүмат бирми.

Кытай рәсмиләре вакыйгадан сөргендәге Бөтендөнья уйгыр конгрессы башлыгы Рабига Кадирны гаепләүне дәвам итә. Рабига Кадирның бу шәһәрдә 100 кешенең үтерелүен әйтә, Кашгар полициясе исә бу саннар чынбарлыкка туры килми, ди.

Үлгән кешеләр турында яңа мәгълүмат бирелми, вакыйгадан соң Кытай хакимияте үлгәннәр санының 156, ә яраланган кешеләр саны 1080 булуын әйтә. Ләкин Сөргендәге Уйгыр Конгрессы үлгәннәр санын 400 кешедән артык булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG