Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын “кызыллар”ның проблемасы туды


Кытайда эшләнгән автобуслар белән төрле ширкәтләрдә зур кыенлыклар барлыкка килгән, әмма шәһәр хакимияте халыкка зыян килмәс дип ышандырырга тырыша.

Берничә ел элек Казан хакимияте зур өметләр баглап шәһәрдә транспорт челтәрен үзгәртеп корырга тотынды. Ул вакытта күп кенә хосусый автобус хуҗалары эшсез калып, шау-шу да куптарган иде. Яңа челтәрнең тормышка ашырлык проект түгеллеген әйтүчеләр дә булды. Күңелсез фаразлар чынга аша бара. Бүген яңа транспорт челтәренең зур авырлыклар кичерүе билгеле.

Моның сәбәбе исә, әлеге дә баягы, Кытайдан кайтартылган кызыл автобусларга бәйле. Бу машиналар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Күпләр канәгатьсезлек белдерә. Берара аларга мылтыктан атып йөрүчеләр дә булды. Әмма бу машиналар мылтыктан атмасаң да ватыла икән. Рәсми булмаган мәгълүмат чаралары бүген Казан транспорт ширкәтләрендә кызыл автобуслар тулып ята, дип белдерә. Араларында ике ай эшләп ватылганнары да бар икән.

Бу машиналарны төзәтеп тә булмый. Чөнки Кытайның үзендә дә алар 1 ай дәвамында гына чыгарылган. Хәзер исә, төзәтү җиһазларын ни Русиядән, ни Кытайдан табып булмый, ди транспортчылар.

Автобусларның сыйфатсыз булуы исә, беренче чиратта транспорт тармагында эшләүче ширкәтләргә тискәре йогынты ясый. Инде июнь ахырында “Дортранспорт” белән “КазГорТран” ширкәтләре лизингка алу килешүен өзеп 50 автобусны кире хуҗаларына кайтарган. Моннан тыш “Лизинг-трейд” ширкәтенә Казанның иң эре транспорт ширкәтенең берсе “КПАТП-7”нең дә шактый бурычы булуы билгеле. Ширкәт җитәкчесе Владимир Капитонов бу уңайдан “Азатлык” радиосына җавап бирүдән баш тартты. Әмма башка матбугатта ул бу бурычның артык куркыныч булмавын һәм алга таба лизинг килешүен өзергә уйламаулары турында әйткән.

“Лизинг-трейд” ширкәте Казан ширкәтләренә 800 автобус биргән. Барлык ширкәтләрнең дә гомуми бурычы күпме икәне әйтелми. Әмма “Вечерняя Казань” басмасы үз санауларыннан чыгып бу бурычның 15 миллион сум була алуын әйтә. Бу очракта исә, һәр автобус аена лизингны гына каплар өчен 50-100 мең сум табыш китерергә тиеш була.

Казан шәһәре матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров әлеге мәсьәлә уңаеннан “Азатлык” радиосына бу хакта беркем дә аңлатма бирмәячәк дип белдерде. Шулай да Хәйдәров сүзләренчә, халыкка бернинди кыенлык тумаячак, автобуслар ничек йөргән, шулай йөриячәк. Шулай ук ул, транспорт базарына берәүләр килә, ә икенчеләр төрле сәбәп табып, кыенлыклар килде дип китә дә, ди.

Рәсмиләр транспорт челтәрендә булган проблемалар турында сөйләргә теләмәсә дә, хакимияткә карата үпкә тоткан, элекке хосусый автобус хуҗалары бу турыда ачыктан-ачык сөйли. Исемен белгертергә теләмәгән шундый эшмәкәрнең берсе, “Азатлык”ка бу проблема турында болай диде.

“Хәзер кире кайтарып булмаслык процесс бара. Кытай автобуслары төзәтеп булмый торган чүпкә әйләнә. Мондый автобусларны шәһәр транспорты иткәнче үк, тикшерүләр бу машиналарны әлеге макстатта куланырга ярамаганлыгын күрсәткән иде. Чөнки алар безнең юлларга һәм көн-төн йөрүгә чыдамый. Әмма ни өчен Казан бу автобусларны сатып алган соң? Минемчә, кайбер түрәләр аларны юнь бәягә генә күпләп сатып алып үзләренә акча эшләгән.

Транспорт ширкәтләренең хәлләре аңлашыла. Аларның лизинг күли алмау очраклары әле генә тумады. Ел дәвамында күп кенә ширкәт Кытай автобусларына ышанып “коры калды” инде. Әмма аларга куркасы юк. Чөнки автобусларны лизингка бирүче, транспорт ширкәтләреннән моның өчен бернинди акчалар да, башлангыч капитал да алмады. Шуңа күрә алар хәзер автобусларны кире кайтарып башкаларын сорый ала. Бу очракта лизингка бирүче ширкәт һәм банклар иң авыр хәлдә кала”, ди исемен әйтергә теләмәгән эшмәкәр.

Аның фикеренчә, автобусларның ватылуы, шәхси эшмәкәрләргә яхшыга гына була ала. Чөнки транспорт тармагын проблемадан чыгару өчен хакимият янә шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әмма бу хәлнең булуына ышануы авыр, ди ул.
XS
SM
MD
LG