Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльбрус тавында татар авылы вымпелы


Каргалы авылы вымпелы 5840 метр биеклегендәге Эльбрус тавы башына урнаштырылды. Әлеге татар авылы вымпелын Кавказ тавына Әнвәр Искәндәров алып менде.

Әлеге сәяхәткә Әнвәр Искәндәров 8-нче сыйныфны тәмамлаган кызы Динараны да алып барган. Кавказ тауларында Динарага да, башкалар кебек, аркасында 15 килограммлык рюкзак асып йөрергә туры килә. Шулай да кыз зарланмый, чөнки бу сәяхәт аның күптәнге хыялы була. Динараның әйтүенчә, аны Кавказ тау битләрендә үсүче чәчәкләр шаккатырган. Ике атна эчендә ул балкар халкының кунакчыл һәм үз гореф-гадәтләрен төрле чаралар белән саклап калырга тырышуын күреп өлгергән.


Әнвәр Искәндәров - экстремаль ялны үз итә. Ул Үле диңгездә акваланг белән йөзә, Кавказ тауларына да менә. Ә бу юлы ул иптәшләре белән Эльбрус тавының иң югары ноктасына да җиткән. 5 840 метр биеклегендәге тауга менеп-төшү өчен тәүлектән артык вакыт кирәк була.

“Балкар халкының телен тәрҗемәсез дә аңлап була. Чөнки без төрки халык бит. Шушы Эльбрус тавына беренче менүче милләттәшләре өчен балкарлар әле Сабан туе да оештырганнар”, диде Әнвәр Искәндәров.


“Бу җирләр Русия – Грузия чиге санала. Шул сәбәпле монда килү өчен аерым рөхсәт кирәк”, дип сүзен тәмамлады Эльбрус тавына менүче Әнвәр Искәндәров.
XS
SM
MD
LG