Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыны казыйлар


Тарихи мәдәни фонд җитәкчесе Җәмил Сафиуллин археологик казу урынында.
Тарихи мәдәни фонд җитәкчесе Җәмил Сафиуллин археологик казу урынында.

Башкала булган Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Алабуга шәһәре дә 1000 еллык дәверне узган. Ә менә Чаллы әлегә кадәр үзенең яшен, кайчанрак нигезләнү вакытын белми. Тарихтагы ак тапларны бетерү буенча Чаллы җирлегендә археологик казу эшләре башланды.

Чаллы җирендә беренче казу эшләре 1960-1970 елларда башкарыла. Аннан туктала. Әлеге эзләнүләр барышында Чаллыда бик борынгы 12 тарихи урын ачыклана. Шундый тарихи билгеләмәләр булса да, җирле урыс тарихчылары “Чаллыга 1626 елда нигез салынды” дигән фаразны алга сөрде.

Мәрҗәни исемендәге тарих институты, моннан 50 ел чамасы элек башланып, аннан тукталган казу эшләрен яңартырга булды. Чаллыда тарихи казу эшләрен башкару өчен 3 елга программалар кабул ителә. Аның буенча Чаллының берничә урынында, 600 квадрат метр чамасы җирдә археологик казу эшләре алып барылырга тиеш. Казу эшләрен башкарган тарих институты галиме Наил Наибуллин:

“Чаллы урыс колонизациясе чорында барлыкка килгән дигән фикер бар. Без үз эшебез белән Чаллының борынгы булуын исбатларга тырышабыз”, диде.

Чаллыда оештырылган тарихи-мәдәни фондның башкарма җитәкчесе Җәмил Сафиуллин әйтүенчә, казу эшләре алдагы елда да дәвам итәчәк. Шул эшләрнең нәтиҗәсе булып, 2010 елда “Чаллы тарихы” дигән китап дөнья күрергә тиеш.

Алып барылган казу эшләре шуны күрсәтә, 12 гасырларда Чаллы җирендә болгар торулыклары булган. Болгар чоры Чаллыда нәрсә белән тәмамланган? Галимнәр шушы күренешкә дә ачыклык кертү өстендә эшли.
XS
SM
MD
LG