Accessibility links

Кайнар хәбәр

Достумның Әфганстанга кайтуына зур игътибар бирелә


Габдерәшит Достум (сулда) һәм Хәмит Карзаи (уңда)
Габдерәшит Достум (сулда) һәм Хәмит Карзаи (уңда)

Әфганстандагы чит илгә качкан сугышчан җитәкче Достумның президент сайлау алдыннан илгә кайтуы Хәмит Карзаига яңадан сайланырга ярдам итә ала.

Әфганстанда яманаты белән иң танылган, Төркиягә сыенган сугышчан җитәкчеләрнең берсе генерал Габдерәшит Достум президент һәм җирле сайлаулар алдыннан илгә кайтты.

Аның хакимияттәге Хәмит Карзаи өчен тавыш бирергә үгетләве Карзаига вазифасында калырга нык кына ярдам итәргә мөмкин.

Шул ук вакытта Достумның кеше хокукларын күпләп бозулары, Талибан тоткыннарны күпләп үтерүләре турындагы гаепләүләр сугыш чукмарлары, сугышчан төркемнәр җитәкчеләре тулган Карзаи хөкүмәтенең киләчәге өчен борчылулар да уята.

Бер ел чамасы Төркиягә сыенып яшәгән генерал Габдерәшит Достумны туган шәһәре Ширберганда зур каһарман буларак каршы алдылар.

Әфганстанның төньягында урнашкан бу үзбәк шәһәрендә дүшәмбе көнне урам җыенында 10 меңләп кеше катнашты. Достумны каршылау җыены илдә атнакич үтәчәк президент һәм җирле сайлаулар кампаниясенең соңгы көненә дә туры килде.

Җыенда Достум Төркиядән Әфганстанга бөтенләйгә кайтуын игълан итте. Бу хәл аның тарафдарларын шатландырса да, Достумга һәм хакимияттәге президент Хәмит Карзаига каршы чыгучылар Достумның элегрәк Талибан белән сугыш чорында кеше хокукларын күпләп бозулары турында чаң кага.

Достум үз тарафдарларын атнакич үтәчәк президент сайлауда Карзаи өчен тавыш бирергә чакырды.

“Без өметле. Без тәвәккәл. Генерал Достум белән уйнау ул миллион кеше белән уйнау. Генерал Достум белән уйнау ул давыл белән уйнау. Генерал Достум белән уйнау авыр булачак һәм куркыныч тудырачак”, - диде Достум.

Элегрәк Достум тарафдарлары, әгәр аңа Төркиядән кайту мөмкинлеге бирелмәсә, сайлауда катнашмау белән янаган иде.

Полиция Достумның йортыннан тотык итеп алынган Әкбар Бәйне азат итә
Сәяси көндәше, милләте белән шулай ук үзбәк булган Әкбар Бәйгә карата көч куллану өчен Достумга каршы тикшерү эше башлангач, былтыр ул Әфганстаннан китәргә мәҗбүр булды.

Июль аенда Әфганстанда җитәкчеләрнең популярлыгын ачыклау өчен үткәрелгән фикер белешүдә Достум иң соңгы урынны алды.

Әмма аның сайлаучылар фикеренә тәэсир итү мөмкинлеге Карзаиның беренче тур сайлауларда ук җиңүенә, куркынычлы булырга мөмкин икенче турдан котылуына китерә ала.

Тавыш бирү алдыннан үткәрелгән фикер белешүләргә караганда, сайлаучыларның 45 процент яклавы белән Карзаи беренче урында тора. Әмма беренче турда ук җиңү өчен аңа кимендә 50 процент һәм 1 тавыш кирәк булачак.

Достумның яклавы аңа шушы аерманы тутырырга һәм җиңел генә җиңүгә ирешергә ярдам итә ала.

2004 елда президент сайлауда Достум Карзаиның көндәше буларак 10 процентлап тавыш җыйган иде.

Шибергандагы чыгышында Достум тагын да зуррак сәяси рольгә өмет итүен белдерде.

“Иншалла, без Әфганстанда 6 ел эчендә зуррак һәм көчлерәк булачак фирка оештырачакбыз. Һәм ул фирка сезнең ихтыяҗларга җавап бирәчәк. Сез моңа лаек”, - диде Достум.

Достум ватандашлар сугышы чорында
55 яшьлек элекке коммунист генерал 1990 еллар урталарында илдәге ватандашлар сугышында инде берничә мәртәбә тараф алмаштырган кеше. Талибан төньяктагы җирләрне басып алгач, ул 1998 елда илдән качып китәргә мәҗбүр булды.

2001 елда халыкара көчләр Талибанга каршы һөҗүм башлагач, Достум кире Әфганстанга кайтты һәм аның көчләре Талибан хакимиятен бәреп төшерүгә зур өлеш кертте.

Шул ук вакытта аның көчләре күпсанлы хокук бозуларда, Талибан тоткыннарны күпләп үтерүләрдә гаепләнде.

Соңгы арада халыкара җәмәгатьчелек Талибан тоткыннарны күпләп үтерүләрне тикшерү мөмкинлеген карый дигән хәбәрләргә бәйле көнбатыш матбугатында бу гаепләүләр яңадан күтәрелә башлады.

Достумның кайтуы уңаеннан җыен үткәрелгән көнне Кабулдагы АКШ илчелеге “Без бүгенге Әфганстанда Достумның көтелгән роленә карата зур борчылуларыбыз булуын Әфганстан хөкүмәтенә ачык итеп белдердек”, - диде.

“Бу сайлау чорында аның Әфганстанга кайтуы белән аның тирәсендәге мәсьәләләр тагын да кискенләшә. Башка борчылулар белән бергә, Достумның үткәндәге мәгълум гамәлләре аның күпләп кеше хокукларын бозулар өчен җаваплы булуы турында сораулар уята”, - диелә белдерүдә.

Әмма президент Карзаи сүзчесе Сиамик Һерави Азатлык радиосына Достум “чит ил сәфәреннән” кайтып бик дөрес эшләде һәм хәтта аңа президент идарәсендә хәрби тантаналардагы вазифасына кире кайту мөмкинлеге биреләчәк диде.

“Генерал Габдерәшит Достум белән Әкбар Бәй арасындагы каршылыкны төньяк төбәкләрнең аксакаллары чиште инде. Бу каршылык 10 ай элек чишелде һәм аңа каршы тикшерү бармый. Без аның сайлау бурычын үтәү өчен туган ягына кайтуына бик шатбыз. Әфганстан Ислам Руспубликасы президенты карары белән ул үз вазифасына кайтарылды һәм үз вазифасын үтәүгә керешә ала”, - диде Һерави.

Карзаиның сәяси көндәшләре исә бу гамәл президентның ничек кенә булса да хакимияттә калырга тырышуын күрсәтә ди.

Чәршәмбе президентлыкка намзәтләрнең берсе Әшраф Гани “Хәмит Карзаиның хакимияттә калу өчен яманатлы кешеләр белән килешүләре сер түгел. Әмма ул шуны аңларга тиеш, Әфган халкы аның пычрак сәясәтен белә һәм моннан ары ул кешеләрдән куркып яшәргә теләми”, - диде.
XS
SM
MD
LG