Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан тавышларны саный


Нангаһар вилаятендә тавыш санау бара
Нангаһар вилаятендә тавыш санау бара

Президент сайлавында бирелгән тавышларның 10% саналган. Намзәтләрнең берсе дә әлегә президент булырлык тавыш җыя алмый.

Әфганстанда 20 августта булган президент сайлавы нәтиҗәләренең бер өлеше игълан ителде.

“Хәмид Карзаи 212 927 тавыш алган, Абдулла Абдулла 202 889 тавыш җыйган. Рамзан Башардост өчен 53 740 кеше тавыш биргән. Әшрәф Гани Әхмхдзаине 15 143 кеше сайлаган”, диде Әфганстанның бәйсез сайлау комиссиясе вәкиле Дауд Али Наҗафи.

Президент булыр өчен кимендә 50% тавыш җыю кирәклеген исәпкә алганда, намзәтләрнең берсе дә беренче турда җиңәрлек тавыш ала алмаган.

Әфганстандагы 34 вилаятенең 21дә 2 700 сайлау үзәгендә тавышлар саналган.

Комиссия шикаятьләрне тикшерә

Сайлау тәмамлангач та ике төп намзәт Хәмид Карзаи һәм Абдулла Абдулла җиңүне игълан итте. Абдулла көндәшен сайлау тәртибен бозуда гаепләде.

Бәйсез сайлау комиссиясендә эш кайный
Әфганстанның ирекле һәм гадел фонды исемле иң зур әфган күзәтүчеләр төркеме хәбәр итүенә караганда, илдә хатын-кызлар өчен аерым оештырылган сайлау үзәкләренең 650се тавыш бирү өчен бөтенләй ачылмаган. Шулай ук башка кешеләр исеменнән тавыш бирү, аерым намзәтләр өчен үгетләү кебек хәрәмләшүләр булган.

Халыкара күзәтүчеләр исә сайлауны “уңай” дип бәяли.

Сайлау йомгаклары атна-ун көннән игълан ителер дип көтелә.

БМО сайлау вакытында булган хәрәмләшүләрне тикшерү тәмамланганчы көндәшләрне бер берсен гаепләүдән тыелып торырга чакырды.
XS
SM
MD
LG