Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан конституция мәхкәмәсе “баш”лы булачак


Республика президенты Конституция мәхкәмәсенә яңа рәис тәкъдим итте.

Башкортстан Конституция мәхкәмәсе рәисе Илдус Әдеһәмов август аенда вазыйфасыннан киткән иде. Аны ялга чыгу сәбәпле дип аңлаттылар. Ниһаять, Башкортстан президенты бу урынга яңа баш тәкъдим итте. Ул - Люция Гомәрова.

Президентның бу тәкъдиме республика парламентында каралачак. Ул 24 сентябрьгә билгеләнгән. Парламентның президент тәкъдим иткән әле беркемне дә кире какмавын искә алганда, Конституция мәхкәмәсенең яңа рәисе инде бүген үк билгеле.

Люция Гомәрова чыгышы белән Хәйбулла районыннан. Аңа 50 яшь. Хокук фәннәре кандидаты. 1996 елдан башлап Конституция мәхкәмәсендә судья булып эшли.
XS
SM
MD
LG