Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы атом коралларын киметү карарын хуплады


БМО Иминлек Шурасы әгъзаләре буген АКШ тәкъдим иткән атом коралларын киметү турындагы карарга хуплау белдерде.

Шураның 15 әгъзасе бу документны АКШ президенты Барак Обама алып барган утырышта кабул итте.

Карарда атом коралларын җәелдерү белән көрәшне арттырырга, атом терроризмын булдырмау турында сүз бара.

Анда шулай ук дөнья илләрен Атом коралларын җәелдермәү турындагы килешүләрне, Атом сынауларын тыю турындагы килешүне кабул итәргә чакыралар.

Дөнья илләре җитәкчеләре катнашлыгында Именлек Шурасы БМО тарихында 5нче тапкыр үткәрелде. АКШ президенты тарихта беренче тапкыр рәислек итте.
XS
SM
MD
LG