Accessibility links

Кавказдагы хәрби низаг тикшерелде


Былтыр август аенда Кавказда булган хәрби низагны тикшергән Европа Берлеге җитәкчелегендәге махсус халыкара шура игълан иткән сугыш нәтиҗәләренә, һәр ике тараф Русия белән Груизия үзенчә аңлатма биреп акланды.

Русия президентының матбугат секретары Наталия Тимакова, хәрби чараны башта Грузиянең башлавы турындагы билдерүгә басым ясап, сугышта Русия ягын хаклы күрсәтергә тырышты.

Грузиянең яңадан интеграция министры Тимур Якубашвили исә, киресенчә хисапта низагка этәргән якның Русия булуы турындагы нәтиҗәгә таянып, сугышта Русияне гаепли.

Кичә дөнья күргән хисапта, Грузия хәрбиләренең Көньяк Осетиягә керүен "аклана алмаслык хәрәкәт", ә Русия хәрбиләре башлаган чараны исә "чамадан тыш" көч куллану буларак бәяләнгән иде. Ике төбәкнең бәйсезлеген яклаган Мәскәүнең башкалардан да аларны тануын соравы, "халыкара хокукка каршы" булуы белдерелде.
XS
SM
MD
LG