Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инша кинога билет була ала!


Каргалы мәктәбе укучылары кинодан чыккач
Каргалы мәктәбе укучылары кинодан чыккач

“Мине үзгәрткән каникуллар” исемле Бөтенрусия бәйгесендә Сакмар районы Каргалы урта мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучысы Нурзилә Сәфәрова җиңү яулады.

Иң яхшы дип табылган инша 500 эш арасыннан сайланды.

“А сестра оказалась мудрее. Это лето изменило меня, мою жизнь. Трудно отказываться от своих желаний” бу юлларны Нурзилә Сәфәрова рус теле дәресендә “Мин җәйге ялларны ничек үткәрдем” дигән иншада яза.

Гайләдә бердәнбер бала булып үскән 13 яшьлек кызга, сеңлесе Элвина тугач, урам уеннарыннан, күңел ачулардан баш тартырга җиңел булмый. Нурзилә үзенең тормышындагы үзгәрешләрдә Элвина гаепле дип саный. Шулай беркөнне кечкенәнең каты күмәч кимереп утырганын күреп, кыз шушы нарасый алдында үз җаваплылыгын таный. Шул вакыттан бирле алар бергә, җәйге каникуллар кызны шулай үзгәртә. Инде Элвинага 2 яшь,хәзер ул балалар бакчасына йөри.

“Мин сеңлемне бик яратам”

Нурзилә сеңлесе Элвина белән
Мәктәп дәфтәреннән инша интернетка күчә . “Каникулы строгого режима” фильмын төшерүчеләр “Мине үзгәрткән каникуллар” исемле инша язу буенча бәйге игълан итә.

500 эш арасында Нурзиләнең эше иң яхшысы дип табыла. Бәйгенең бүләге – җиңүченең үз шәһәрендә әлеге фильм сеансын бүләк итү.

Шулай итеп, Оренбург кинотеатрына Нурзилә махсус сеанска 100-дән артык укучы белән укытучыларны чакырды.

Сеанс алдыннан баш геройны башкарган актёр Сергей Безруков видеотасма аша Нурзиләне котлады .

Актёр исеменнән Нурзиләгә бүләкләр дә тапшырылды. “Балаларны җәйге яллар үзгәртсә, безне кинога бару үзгәртте”, ди укытучылар.


Нурзилә журналистларга әңгәмә бирә
XS
SM
MD
LG