Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида мәҗбүри каникуллар


Елена Бутина үз классын җыештыра
Елена Бутина үз классын җыештыра

Хабаровски краенда мәктәп укучыларын вакытыннан алда көзге каникулга җибәрделәр. Чөнки ОРВИ белән авыручы балалар саны көннән-көн арта.

Агымдагы елның нәкъ октябрь уртасында Хабаровски краенда дуңгыз гриппы белән авыручы егерме бер очрак теркәлгән. Бу хакта крайның баш санитар табибы Владимир Отт хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, унбер кеше A/H1N1 гриппын Испания, АКШ, Болгария, Таиланд, Вьетнам, Кытай кебек дуңгыз гриппы котырган чит илләрдән эләктереп кайткан. Һәм тиз арада үзләре белән аралашкан кешеләргә йоктырган.

Соңгы хәбәрләр буенча, үткән атнада Хабаровски крае табибларына ОРВИ белән авыручы сигез меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе - мәктәп яшендәге балалар. Шул сәбәпле, соңгы атнада край шәһәрләренең җиде мәктәбендә кайбер сыйныф балаларын укыту туктатып торылды. Мисал өчен, 12 октябрьдән Амурдагы Комсомольскиның 4нче санлы урта мәктәбендә кырык классның ундүрте карантинга ябылды.


Белгечләр, әлбәттә, мәктәпләр түгел, класслар гына ябыла, дуңгыз гриппы түгел, ОРВИ сәбәпле дип халыкны тынычландыра. Шуңа да карамастан, Хабаровски краенда укучыларны вакытыннан алда көзге каникулга җибәрделәр. Чөнки авыручы балалар саны көннән-көн арта. Әйтергә кирәк, әлегә укучылар арасында дуңгыз гриппы табылуы турында рәсми мәгълүматлар юк.

Амурдагы Комсомольскиның 4нче санлы урта мәктәбе укучылары инде көзге ялда. Үткән җомга көн монда укытучыларны түбәндәге игъланнар каршы алды.


17 октябрь көнне мәктәптә санитария эшкәртүе үтте, укытучылар җиң сызганып парта, идәннәр юды.

Мәктәпнең инглиз теле укытучысы Елена Бутина: «Ниһаять, туктаттылар! Атна буе классларда 5-6 бала утыра, дәрес бирүдә ни мәгънә... Тикшерүчеләрдән ялкып беттек, санитария табиблары, Роспотребнадзор оешмасы хезмәткәрләре. Бүген иртәдән крайдан килеп җиткәннәр. Укучылар күпләп авырыган классларны вакытында япсалар, бу хәлгә калмас идек, бәлкем», диде.
XS
SM
MD
LG