Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” үзгәрергә тиеш


Татарстан “аюлары” фирка эчендә сайлау һәм ачык бәхәс оештырырга тәкъдим итә. Бу хакта фирканең шимбә үткән XVI җыелышында әйтелде.

Төбәктәге сәяси шура сәркатибе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, җыелышта фирка уставына үзгәрешләр кертү турында сүз барган. Бу яңалыкларга караганда, депутатлыкка намзәт, яисә хакимият идарәләрендә эшлисе кеше, башта фирка эчендәге сайлау аша узарга тиеш.

Сәяси шура сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин исә, сайлау алды агитация эшләре барышынан канәгать түгел. Аның сүзләренчә, фиркадә дебатларда кыю чыгыш ясаучы сәясәтчеләр тәрбияләнергә тиеш.

Җыелышта каралган төп сорау - “Бердәм Русия”нең 21 ноябрьдә Петербурда узачак зур җыелышына Татарстаннан баручыларны билгеләү иде. Исемлеккә 26 кеше кергән. Мөхәммәтшин сүзләренчә, 18-е беренче мәртәбә зур җыелыш делегатлары булачак.

Исемлектә Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин, Виктор Бударин, Юрий Камалтдинов, Римма Ратникова, Александр Гусев, Илдар Халиков һәм башка сәясәтчеләр кергән. Эшмәкәрләрдән биредә “Татнефть” башлыгы урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Красный Восток - Агро” хуҗасы Айрат Хәйруллин, “Золотой Колос” банкы җитәкчесе Ринат Гөбәйдуллин, “ВАМИН” башлыгы Вәгыйзь Минһаҗев һәм башкаларны күрергә була.

Фирканең рәистәше буларак, Петербурда президент Миңтимер Шәймиев тә булачак.

Җыелышта шулай ук, “Бердәм Русия”леләрнең Санта шифаханәсенең баш табибы, Татарстан Дәүләт Шурасының элекке депутаты, республикадагы күренекле эшмәкәр Ираклий Саввидины фирка сафларыннан чыгарулары да билгеле булды. Фирка әгъзалары фикеренчә, Саввиди җинаять оештыруда гаепле һәм ул “Бердәм Русия” сәясәтен пычраткан.

Билгеле булганча, Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Саввидига карата җинаять эше кузгатылган. Ул кеше үтерүдә катнашкан дип исәпләнә. Эшмәкәр үз гаепсезлеген таныту өчен президент Шәймиевкә хат та язды. Әмма ул эшнең уңай якка борылуына тәэсир итмәде.

Саввиди “Бердәм Русия” сафларыннан чыгарылган бердәнбер эшмәкәр түгел. Берничә ел элек хакимият фиркасе “ТРООИВС” төзелеш ширкәте хуҗасы Геннадий Мамонтовтан да баш тартты. Быел мәхкәмә аңа 6 ел төрмә җәзасы бирде. Саввидидан аерылмалы буларак Мамонтов, хәтта сәяси шура әгъзасы да иде. Әмма Виктор Бударин сүзләренчә, тикшерү эшләре башлангач алар Мамонтов белән араны өзгән.
XS
SM
MD
LG