Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һааг мәхкамәсе Карадҗичка адвокат билгеләде


Элекке Югославиядәге сугыш җинаятьләрен тикшерүче БМО мәхкамәсе Босния сербларының сугыш чорындагы җитәкчесе Радован Карадҗичны мәхкамәдә яклау өчен адвокат билгеләде һәм мәхкамә эшен киләсе елның мартына кичектерде.

Чәршәмбе көнне прокурор Һилдегард Уерц-Рецлафф хөкемдарларны, Карадҗич мәхкамә утырышларында катнашудан баш тарткан очракта да, мәхкамә эше дәвам итә алсын өчен аны вәкиллек итәчәк адвокат билгеләргә өндәгән иде.

Узган атнада башланган мәхкамә утырышларында катнашмый килгән Карадҗич сишәмбе көнне беренче мәртәбә мәхкамә утырышына килде.

Утырышларда моңарчы катнашмавын ул үз-үзен якларга әзерләнү өчен җитәрлек вакыт бирелмәве белән аңлатты.

Карадҗич 1992-1995 еллардагы Босния сугышы чорында геноцидта, сугыш җинаятьләрендә һәм кешечелеккә каршы җинаятьләр кылуда гаепләнә. Аңа барлыгы 11 гаепләү белдерелде.
XS
SM
MD
LG