Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәгеләр дә сәясәт өчен кирәк


Казанда “Русия милләтләрнең чит илләрдәге диаспораларының тарихи ватаннары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе” дип аталган түгәрәк өстәл үтте.

Үзбәкстанның “Якташлар” исемле татар-башкорт клубы җитәкчесе Венера Латыйпова, ни генә булмасын балалар барыбер туган телләрен мәктәпләрдә өйрәнергә тиеш, шул вакытта гына аның нәтиҗәсе булачак, дип белдерә. Якшәмбе мәктәпләре, төрле түгәрәкләр уен-муен шикелле генә килеп чыга ди ул.

Ташкентта татар теле дәресләре укытылган мәктәп турында алар проблеманы төрле дәрәҗәдә күтәреп караганнар. Тик әлегә сүздә генә калган. Илнең мәгариф министры урынбасары Венера Латыйпованың укучысы да икән әле.

“Аңа барсам, менә ачабыз, китапларыбыз бар, укытучыларыбыз бар, дип белдерә. Татарстаннан Үзбәкстанга китаплар китертү дә җиңел генә түгел бит. Аннан соң исә, Үзбәкстанда яшәгән балалар өчен сезнең Татарстаннан китергән китаплар гына ярамый, аны Үзбәкстанга яраклы итеп яңа китап чыгарырга кирәк, дип белдерәләр. Аның барсы да проблема”, ди Венера Латыйпова.

Латыйпова сүзләренчә, якшәмбе мәктәпләренә “әйдә, татар телен укытыгыз әле” дип чакырылган укытучылар күпме түләнгәнен белгәч борылып чыгып китә икән.

Әлеге мәсьәлә татар дөньясын һәм Татарстанны борчый. Әмма Русиянең үзендәге милләтләрнең чит илләрдәге телләренең язмышына әлегә илнең “эше төшкәне” юк.

Читтәгеләр русча сөйләшә бит...

Мәскәүнең тышкы икътисади һәм халыкара бәйләнешләр департаменты башлыгы Георгий Мурадов, чит илләрдәге төрле диаспоралар үзара русча аралаша, дип белдерә. Рус теленә игътибарның кимүе Русия өчен иң зур проблемаларның берсе булып кала.

Георгий Мурадов
“Үзеңнең телеңне куллану, милли билгеләнү бу кешенең төп хокуклары булып тора. Мин БМОның кеше хокуклары халыкара конвенциясе, милли азчылыклар телләренең Европа хартиясе турында әйтәм. Бу хартияләр Украинада көннән-көн тупас рәвештә бозыла. Латвиядә шулай ук”, ди Мурадов. Бу шартларда халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итмичә дә булмый ди ул.

Мурадов сүзләренчә, Русия ватандашлары халыкара шурасы БМОда аккредетация алган. 15-16 декбрьдә, шулай ук Украина һәм Кырымнан вәкилләр кеше хокуклары бозылу турында сөйләячәк.

Казанда уза торган форум тәкъдимнәренә әнә шул хакта кертү кирәклегенә басым ясады ул. Күрәсең, Русия үзенең сәясәтен чит илләрдә яшәүче милли диаспораларның оешмалары аша да киңәйтергә җыена, мөгаен, ди әлеге чарада катнашкан берәү.

Декабрь аенда Европада кеше хокуклары мәхкәмәсенең олы пулатында зур шау-шу тудырган Василий Кононов эше каралачак. Латвиядә партизан төркемнәрендә сугышканда фашистларга ярдәм иткән латышларны да үтергән өчен хәзер ул бандитлыкта гаепләнәчәк, ди Мурадов.

Мурадов сүзләренчә, шул рәвешле барса, җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Советлар Берлеге ягыннан сугышкан ветераннарны җинаятьчеләр һәм басып алучылар итеп тә бәяләргә мөмкиннәр.

“Безгә үзегез яшәгән илләрдәге җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясау мөмкинлекләре турында уйларга кирәк”, диде Мурадов.

Чечнялар ватаннарына кайтырга ашкынмый


Казанда үткән чарага 15 илдән һәм Русиянең 11 төбәгеннән вәкилләр килгән иде. Дөрес, һәркем үз проблемасы белән.
Лемма Магомадов

Чечня хөкүмәте рәисе урынбасары Лемма Магомадов сүзләренчә, алар кайсы илгә генә бармасыннар, ватандашларын туган җирләренә кайтырга үгетли икән.

“Чарасызлыктан үз республикаларын калдырып чыгып китергә мәҗбүр булганнарның, башкалар белән чагыштырганда, Чечнядан киткәннәрнең проблемалары иң зуры”, ди Магомадов. Бүген чит илләрдә 207 мең Чечня ватандашы яши икән. Аларның күбесе кайтырга да атлыгып тормый, анда тормыш корган.

Магомадов сүзләренчә, республикада яшәүче аз санлы халыклар өчен махсус программа бар. Ул федераль дәрәҗәдәге программа да кабул ителүенә өметләнә.

Финанслау мөмкинлекләре дә ачылсын


Татарстан президентының тышкы бәйләнешләр департаменты мөдире Тимур Акулов та федераль һәм төбәк хакимиятләре бу юнәлештә эшне җанландырырга тиеш дип белдерә.

“Мәскәүнең чит илләрдәге ватандашларына дәүләт ярдәме турындагы кануны бар. Минем уйлавымча, Русиянең бөтен төбәкләрендә дә шуның кебек дәүләт ярдәме турындагы канун безнең түгәрәк өстәл сөйләшүенең тәкъдиме булсын иде. Белгәнегезчә, Татарстан чит илләрдә яшәгән диаспоралар белән эшләү өчен бөтен көчен куя. Әмма, кызганычка каршы, башкарма хакимиятләргә канун булмаганга бөтен программаларны да финансларга мөмкинлек юк, ә без финанслый алыр идек”, ди Акулов.

Ринат Закиров
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та чит илләрдә яшәүче милләттәшләр белән эшләү программалары бар, әмма алар тиешле күләмдә түгел дип белдерә. Шулай ук бу эшне федераль хакимият күпчелек очракта төбәкләрнең үзләренә аударып калдырырга тырыша.

“Төрле илләрдән Татарстан уку йортларына керүчеләргә квоталар биргәннәре өчен һәм төрле чаралар уздырганда Русия илчелекләре аркылы яшьләрне монда китерүдә ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Шуның өстенә, тулы бер программа һәм аның финанс нигезе дә булырга тиештер дип уйлыйм”, ди Ринат Закиров.
XS
SM
MD
LG