Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:04

Самарда “Туган тел” исемле өлкә татар җәмгыяте һәм Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте һәр елны “Сөмбелә” бәйрәмен уздыралар.

Быел бу тантанага Казаннан Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов һәм язучы, шагыйрь Ркаил Зәйдулла килгәннәр иде.
Самарда 24 милли үзәк, тик татарлар гына уңыш бәйрәмен уздыралар. Өлкә сәхнәсенә Балыклы авылы үзешчәннәре килде. Шунысы игътибарга лаек, колхозлар, совхозлар әлләкайчан таралып беттеләр, ә менә Балыклы халкы җирне һаман күмәк хуҗалык булып эшкәртә. Күмәк хуҗалыкның исеме дә Правда.

Сәхнәдән мондый саннар да яңгырады. “Ел коры килүенә карамастан, Камышлы районында уртача уңыш алынды, бигрәк тә уҗым культуралары керем бирде.

Ркаил Зәйдулла
Фермер хуҗалыклары арасында иң алдынгылардан Фәнис Җәләев санала, ул гектарыннан 26 центнер уңыш җыйды. Быел соңгы елларда булмаганны 10 мең гектарга якын уҗым чәчелде, ташландык җирләр кайтарыла, сөрелә. Балыклының Правда колхозы кырларны тулысынча эшкәртә, чәчә, ура. Гектарыннан уртача 22 центнер ашлык җыелды".

Әйе, балыклылар иген дә үстерә беләләр, җыр-биюгә дә осталар. Авыл яшәгән хәлдә милләт яши дибез, ә бит авылны яшәтер өчен җиргә береккән җитәкчеләр кирәк. Күмәк хуҗалык рәисе Рафаил Нигъмәтуллин уңган җитәкче дә, оста баянчы да, моңлы җырчы да.

Авыл үзешчәннәрен сәхнәдә шагыйрь, язучы, драматург Ркаил Зәйдулла алмаштырды. Алып баручы халыкка Ркаил Зәйдулла турында түбәндәге мәгълүматны бирде: “Ркаил 15 яшеннән иҗат эшенә кереп китә. 22 яшендә ул “Кояшлы күзләр” исемле беренче китабын бастыра. Ркаил Зәйдулла татар поэзиясе антологиясенә кергән шагыйрь. Бүгенге көндә ул җиде китап авторы".
Фердинанд Сәләхов


Бу бәйрәмгә килгән күпләрнең кулында авторның соңгы китабы – “Башны ордым ташка” иде. Ркаилнең югары рухтагы, милли каһарманлыкка өндәгән шигырьләрен халык йотылып тыңлады, тәнәфестә чират торып автограф алдылар.

Бәйрәмнең икенче бүлегендә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов зур концерт күрсәтте. Авыл үзешчәннәре, җир-ана бүләк иткән уңыш турындагы җиңел кабул ителә торган саннар, шигырь һәм җыр сәйләннәрдәй төзелеп тамашачы күңелендә гаҗәеп матур хисләр уяттылар. Һәр кеше кәефен дә күтәрде, рухи хәзинә дә туплап канәгать калды.

XS
SM
MD
LG