Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин президенты сайлауларны кичектерергә риза


Фәлестин президенты Мәхмүт Габбас гыйнвар аена билгеләнгән президент һәм парламент сайлауларын кичектерергә ризалашты.

Фәлестин Үзәк сайлау комиссиясе яңа сайлау көнен билгеләр өчен җомга көнне киңәшмәгә җыелуын белдерде.

Газзә Сызыгында хакимияттә булган Хәмас төркеме ул сайлауларга бойкот игълан итәчәген белдерә.

Габбас BBC радиосына сайлаулар Газзә Сызыгында да, Көнбатыш Ярда да, Иерусалимның гарәп өлешендә дә үтсен өчен Хәмас белән татулашуга өметләнүен әйтте.

Хәмасның бу сайлауларга каршы булуы сәбәпле узган атнада сайлау комиссиясе аларны кичектерергә тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG