Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" консерватизм юлын сайлады


Петербурда үткән “Бердәм Русия” фиркасе корылтаенда фирканең алдагы 10 елга яңа идеологиясе – Русия консерватизмы дип игълан ителде.

“Бердәм Русия” фиркасенең шимбә көнне Петербурда үткән корылтаенда фирканең алдагы 10 елга яңа програмы кабул ителде.

Фирканең Югары Шурасы башлыгы – Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов әйтүенчә, бу “Бердәм Русия” идеологиясен – Русия консерватизмын ачык билгеләүче беренче програм.

“Сүз яңа идеяләрне кабул итәргә әзер булган, димәк Русияне модернизацияли алучы консерватизм турында бара”, - диде Грызлов.

Фирка җитәкчесе, Русия премьер-министры Владимир Путин үз чыгышында илне икътисадый кризистан чыгару өчен өстәмә чаралар күрергә вәгъдә итте.

Путин 10 елдан искерәк машиналарын сатып Русиядә ясалган яңа машина алучыларга хөкүмәт 50 мең сум бирәчәк диде.

Путин шулай ук киләсе елда ипотека базарына ярдамгә 250 миллиард сум бирергә вәгъдә итте.

Премьер-министр илнең икътисадын заманчалаштырырга, һәм чимал сатуга бәйлелекне киметергә чакырды.

Хөкүмәт башлыгы 2009 елда Русия икътисадының 8-8.5 процентка кимүен әйтеп, бу башка кайбер илләрдәге күрсәткечләрдән яманрак диде.

Русия президенты Дмитрий Медведев исә корылтайда төбәк җитәкчеләрен узган айда чын демократик җирле сайлаулар үткәрә алмауда гаепләде.

Медведев халык теләген чагылдырырга тиешле сайлаулар кайвакыт демократик процедураны административ тыкшыну белән бутауга кайтып кала диде.

Оппозиция октябрь аенда “Бердәм Русия” зур уңышка ирешкән җирле саулаулар күпсанлы хәрәмләшүләр белән үтте дип тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG