Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азан тавышы өчен 500 сум штраф


Хәзерге таш мәчет
Хәзерге таш мәчет

Азан тавышы балаларга йокларга комачаулый. Яңа Биофабрика бистәсе халкы Орски шәһәренең Совет районы хакимиятенә шундый мөрәҗәгать белән чыга.

Җирле мәчет имамы кичке 11дән иртәнге 5:30 кадәр азан тавышын көчәйткечләр аша яңгыратканы өчен 500 сум штраф түләгән. Аны шәһәрнең административ комиссиясе мәҗбүри рәвештә түләткән. Ләкин имам, үз чиратында, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә һәм өлешчә җиңеп чыга. Хөкем карары белән штраф акчасы хуҗасына кире кайтарыла.

Хәзер низаг юк ителде. Имам әйтүенчә, кичке 11дән иртәнге 7 кадәр кабул ителгән канун буенча, азан яңгыратып тынычлыкны бозмаячаклар.

Оренбур шәһәре үзәгендә генә дә 5 мәчет эшләп килә. Мондый хәлләр Оренбурда күзәтелгәне булдымы? Бу сорауга мөфти Гәбделбарый хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

“Безнең шәһәр уртасында 5 мәчет бар, барысында да микрофоннар куелган. Тавыш көчәйтеп әйтелгәндә, азан бөтен шәһәрдә яңгырый. Бәлки, мөселман булмаган кешеләр моңа борчыладыр. Телефон аша шалтыратып, әкренрәк әйтегез, дип үтенүчеләр дә бар. Чыннан да, аларның да хәленә керергә була.

Безнең илнең үз законнары бар, кичке 11дән иртәнге 7 кадәр тынлык урнашырга тиеш. Әлбәттә, һәрбер мөселман намаз вакытын белә, өендә намаз укый икән, ул азан әйтеп намазны да укырга мөмкин.

Мәсәлән, без мәчеттә өйлә, икенде, ахшам вакытларында азанны яңгыратып әйтәбез, кыш көннәрендә дә шулай эшлибез. Ә җәй айларында иртән, кичен азан тавышы мәчет эчендә генә әйтелә”, диде мөфти Гәбделбарый хәзрәт Хәйруллин.

Тарихка әйләнеп карасак, Орски шәһәрендә 18нче гасырда ук беренче биш мәчет агачтан төзелгән була, беренче таш мәчет 1900 елда барлыкка килә. Бүгенге көндә Орски шәһәрендә әлеге таш мәчет бердәнбер санала.

30нчы еллар язмышы әлеге мәчетне дә урап үтми. Аллаһ йорты 1932 елда ябылып, бары тик 1990 елда гына төзекләндерелә. Ә 2008 елда әлеге мәчет дин әһелләре ярдәме белән Орски аэропортының икенче катында намаз уку өчен беренче бүлмә ачыла.

Орски мәчете имамы вазыйфасын күп еллар дәвамында хаҗи Рәсим хәзрәт Әхмәтов башкара. Гаиләсендә ул иманлы балалар да үстерә алган. Әлеге елның апрелендә Рәсим хәзрәтнең оныгы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең 3нче курс шәкерте Раиль Әхмәтов Казанның “Сөләймәния” мәчетенә икенче имам итеп билгеләнгән иде.
XS
SM
MD
LG