Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары елның мәдәни кешесе исеменә лаек булды


Финляндиядә яшәүче Фәридә Низаметдин һәм Фазилә Насретдин Ярвәнпә шәһәренең еллык мәдәни кешесе итеп билгеләнгән. Әлегә хәтле бу исемнең татарларга бирелгәне булмаган. Алар бу исемгә лаек булу барлык Ярвәнпә татарларының уңышы дип бәяли.

Әле күптән түгел генә Фәридә Низаметдин һәм Фазилә Насретдин тырышлыгы белән Финляндиядә Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте фин теленә тәрҗемә ителгән иде.

Фазилә Насретдин әйтүенчә, әлеге китапның чыгуы нәкъ шушы исем бирелүгә этәргеч булган.

“Ярвәнпәдә без финнар белән берлектә төрле мәдәни бәйрәмнәр уздырабыз, мәчеттә бик күп чаралар үтә, ачык ишекләр көне оештырыла. Боларның барысы да истә тотылган. Әмма беренче чиратта әлеге исемгә лаек булу “Су анасы” китабы чыгуы белән бәйле”, ди Насретдин.

Китапны чыгарган эшче төркем: Тарик, Рушан һәм Фазилә Насретдин, рәссам Марья Неувонен, язучы Туула Королайнен, Фәридә Низаметдин

Ярвәнпә шәһәре мәдәни оешмасы махсус бәйрәм уздырып Фәридә Низаметдин һәм Фазилә Насретдинны котлаган. Диплом белән чәчәкләр тапшырылган. Моңа хәтле әле татарлар арасында бу исемне алучы булмаган.

“Узган елны ул исем шәһәрнең ирләр хорына, аңа хәтле балалар җырчысы һәм музыкантына бирелгән иде. Быел инде татарларга булды. Чөнки без азчылык халык буларак бик күп чараларда катнашып киләбез. Бу Ярвәнпәдәге татарларны хөрмәтләү билгесе”, ди Ярвәнпәдә яшәүче Фазилә Насретдин.
XS
SM
MD
LG