Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ямаулыклы бюджет


Дәүләт шурасының берничә утырышында тикшерелгәннән соң, Татарстан депутатлары 2010 елга республика бюджетын кабул итте. Бюджет дефициты элеккечә 12 миллиард сум тәшкил итә. Депутатлар “куанырлык нәрсә юк, киләсе елда акчаларны кысыбрак тотарга туры киләчәк”, ди.

Бюджет үтә дә социаль

Шураның икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Хәйруллин 2010 елда бюджетның үтә дә социаль булачагын әйтә.

“Беренче урында бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакы, социаль тармакны кайгырту каралган. Билгеле монда хезмәт хакын арттыру турында сүз бара алмый. Аларны хәзерге халәтендә саклап кала алсак та, яхшы булыр иде. Киләсе елда торакны төзекләндерүгә Татарстан 1 миллиард сум тотачак. Шунлыктан бюджет артык социаль булып чыга.

Күп кенә икътисади проектларны финанслау туктатылды. Мәсәлән энергетика байлыкларына караган зур программаның алдагы язмышы әлегә хәл ителмәгән. Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин бу тармакны үстерү уңаеннан кайбер тәкъдимнәрен әйтә. Әмма алар республиканың нефть эшкәртү комплексы (ТАНЕКО), технопарклар кебек зур проектларга гына карый. Икътисадның башка тармакларына исә игътибар бик аз. Мөгаен күп проектлар Татарстан түгел, ә федераль үзәк яисә хосусый инвестицияләр хисабына алып барылыр”, ди Марат Хәйруллин.

Татарстан парламентындагы коммунистлар фиркасе әгъзалары, шәхсән аларның башлыгы Хафиз Миргалимов исә, үзләренең бюджет өлгесен тәкъдим итте. Ул кызыл кәгазьгә бастырылып депутатларга таратылды.

Миргалимов яңа кабул ителгән бюджетка күп кенә үзгәрешләр кертергә кирәк, ди. Шуларның берсе – картлар йортларына һәм инвалидлар интернатларына тотылган акчаларны арттыру.

“Өлкәннәр турында кайгыртмаган кеше башкалар тарафыннан хөрмәт ителми. Безнең тәкъдимнәрнең күбесе социаль төсмер алган”, ди ул.

Коммунистларның тәкъдимнәре кабул ителмәде, шулай да Дәүләт Шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФ әгъзаларының бюджет тәкъдим итү инициативасын уңай бәяләде.

Бу мәсьәлә президент Миңтимер Шәймиевне дә битараф калдырмады. Ул,үз чиратында, ата-анасын, туганнарын картлар йортына илткән кешеләрнең исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә белдерергә кирәк, ди. Аларны ул, үз вазыйфаларын хөкүмәт өстенә йөкләүдә гаепли.

Иҗтимагый пулат составы яңартылды

Бюджетны кабул итү белән беррәттән Шура депутатлары иҗтимагый пулатның яңа әгъзаларын да сайлады. Алар: “Үзбәкстан” сәүдә йорты башлыгы Абдумано Абдусатаров, “Время и деньги” басмасы баш мөхәррире Юрий Алаев, “Электропрофсоюз” рәисе Хәлим Ахунҗанов, “Яшьләрнең җиңүләре” үзәге җитәкчәсе Ләлә Бикчәнтәева, “Ак Барс Созидание” хәйриячелек фонды башлыгы Әлфия Вәлиева, Казан дәүләт финанс һәм икътисад университеты ректоры Шамил Вәлитов, Татарстанның тән һәм венерологик авыруларны дәвалау диспансеры табибы Миләүшә Гайфуллина, “Хотня трейдинг” җитәкчесе Илнара Лихачева, Мәскәү районының эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Светлана Демина, “ТИСБИ” проректоры Сергей Дружков һәм башкалар.
XS
SM
MD
LG