Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:51

“Симбирский курьер” вакыт пояслары мәсьәләсенә үз мөнәсәбәтен белдерде


Газет хезмәткәре Юрий Кашинский язмасы менә ничек тәмамлана: “Чит илләр җирләрен государь-императорлар тартып алганнар да, безгә шуның аркасында интегергә туры килә инде.”

Тик алай гына түгел шул: бу язма кайбер хатирәләрне дә уятты бит әле. Патша заманында ук канга сеңеп калган кеше җирләрен үзләштерү гадәте канда да һәм башкаларда да нык сакланган булып чыкты. Әйтик, Кенигсберг (Калининград) өлкәсен илгә кушканы өчен, патшаларны түгел – Сталинны сүгәргә кирәк.

Шулай ук Курил утраулары өчен дә. Чөнки Николай Икенче патшаның 1905 елгы урыс-япон сугышында җиңелүе аркасында, Курил утраулары хуҗаларына кайткан иде. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында СССРга каршы бер гамәл дә кылмаган, аның өстәвенә АКШның атом бомбаларыннан соң сугыштан чыккан ук Япониядән бу утрауларны янә тартып алучы да шул ук Сталин.

Сәгать пояслары буенча сүз чыккач, бер экскурсовод сүзләре дә искә төшә. Сочида ял итүчеләр Сухумига – маймыллар питомнигы белән танышырга баралар. Краснодар крае белән Абхазия арасындагы Аапста (Сузыс) дигән кечкенә елга аша күперне экскурсия җитәкчесе “Бер сәгать озынлык күпер” дип шаккатырмакчы булды. “Ә 2 сәгать озынлыктагы күперне белмисезме?” дигән сорауга “Такого быть не может!” дип җавап бирде ул.

Башкортстан белән Татарстан арасындагы кечкенә Ык елгасы аша күперләр мисалында аңлатырга туры килде. Алмаз Хәмзинның: “Казанның үз вакыты булмагач, Мәскәү вакыты белән 19 сәгать 30 минут”, дигән шаяртуын да өстәп. Экскурсантларның гомум көлешенә дә сәбәп булган иде бу сүзләр ул вакытта.

Югыйсә, Сембер халкының да үз вакыты юк ич – мәскәүләр белән бер сулышта яши, бер үк вакытта эшкә китә-кайта. Ә менә бичара Ерак Көнчыгыш халкы…

1860 елда ук нигез салынган Владивостокның исеме үк ни тора: “Владей востоком!” Безнеңчә әйтсәң, “Шәрыкны үз кесәңә тыгып куй!”. Анда яшәүчеләр үз вакытында кытайча яңгыраган топонимнарны әйтә алмыйча, телләрен дә сындырып бетерә язганнар иде. Шөкер, монысыннан 1969 елда Уссури елгасының Даманский дип аталган утравындагы кечкенә сугышчык коткарды.

Кытай радиосының урысча тапшыруында: “Әнә бит топонимнар да Приморье краеның Кытай җирләре икәнен күрсәтә”, дип ычкындырдылар. Әйтүләре булды – Суйфун, Пачихеза елгалары буенда төнен балык тотып утыручылар Раздольная, Илистая елгалары буенда утырганнарын белделәр. Манзовка, Иман шәһәрләрендә йокыга ятканнар исә - Дальнегорск, Дельнереченск шәһәрләрендә уяндылар. Һәм Приморье крае “исконно русская земля”га әйләнде дә куйды. Монысы яхшы, тик менә әле дә анда яшәгән бичара халык мәскәүләрдән 7 сәгатькә иртәрәк торырга мәҗбүр булып яши. Кызганыч та бит, аның каравы, бу халык “широко страна моя родная”, дип күкрәк кага ала.

Ә Татарстан белән Сембер өлкәсе халкы исә “широка страна” белән генә түгел - Мәскәү вакыты белән йокларга һәм эшкә йөрергә хокукы белән дә…

XS
SM
MD
LG