Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татарларында икеләтә бәйрәм


Cәгыйть һәм Ләйлә Садрилар
Cәгыйть һәм Ләйлә Садрилар

6 декабрь Аделаида каласындагы татарлар Корбан бәйрәме белән беррәттән татар җәмәгатьчелеге арасында иң өлкән һәм иң хөрмәтле Сәгыйть вә Ләйлә Садриларның гаилә корып җибәрүенә 70 ел тулуны билгеләп узды.

Австралия татар-башкорт мәҗлесе җитәкчесе Мөшәррәф Вәли әйтүенчә, ике бәйрәмнең бергә туры килүе ямь өстенә ямь булган.


“Иркен, матур итеп бизәлгән, чәчәкләр һәм шарлар куелган мәдәният үзәгендә кунакларны Аделаида татар хатын-кызлар җыр төркеме каршы алды”, ди ул.

Әлбәттә, Австралия татарларының бер генә бәйрәме дә милли ашларсыз узмый. Бу юлы да җыр-биюләр белән бергә Аделаида татар хатын-кызлар төркеме төрледән-төрле милли ризыклар әзерләгән.


Мул табында милли җыр-биюләр белән узган бәйрәмгә елдагыча олы буын вәкилләре белән бергә балалар да килгән.

Австралиядәге өлкән буын татарлар милли мәдәни байлыкны нәселдән-нәселгә җиткереп тора. Һәм шул сәбәпле, Татарстаннан шактый читтә яшәсәләр дә, анда гореф-гадәтләр онытылмый, бәйрәмнәрнең яме китми.


Андагы татарлар Сәгыйть һәм Ләйлә Садрилар кебек милләттәшләребезнең тормыш юлын шулай матур үтүен бүгенге буынга гүзәл үрнәк дип саный. Милли күлмәкләр киеп, шаян җыр-биюләр башкарган балалар да моңа ачык мисал.
XS
SM
MD
LG