Accessibility links

Кайнар хәбәр

Копенһаген конференциясeн Дания премьеры җитәкли


Дөньяда климат үзгәрүе үзгәреше мәсьәләсе каралган халыкара конференциягә рәислек иткән Конни Һадегаарт конференция алдыннан вазифасыннан баш тартуын игълан итте. Аның урынына конференцияне Дания премьер-министры Ларс Лөкке Расмуссен җитәкләде.

Һадегаартнең ни өчен вазифадан чигенгән булуы әлегә мәгълүм булмаса да, ул моның процедурага бәйле булуын аңлата.

Копенһаген җыенында һавага чыккан күмер газын киметү, глобаль җылынуга каршы ярлы илләргә матди яктан ярдәм күрсәтү кебек мөһим карарлар карала.

Конференция вакытында Дания башкаласы Копенһаген урамнарында халык протест чараларына чыкты, каршылык чарасында полиция белән протестчылар арасында бәрелешләр булып алды. Полиция халыкны тарату өчен күз яшен чыгарткан бомбалар кулланды. Чара вакытында 100дән артык кеше кулга алынган. Протестчылар конференциядә катнашкан ил рәсмиләрен, глобаль җылынуны туктату максатында такъдим ителгән карар белән ризалашырга өнди.
XS
SM
MD
LG