Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны салкын һава сыный


Казандагы салкынлык 30 градусның теге ягында. Торбалар шартлый, өшүчеләр күбәя, салкын фатирларында утыручылар да бар. Киез итек алучылар да арта. Өйләре җылы булсын дип газ плитәләрен яндырып утыручылар да бар.

Казандагы киез итекләр сата торган кибеттән, кеше бик күп, сөйләшеп торырга да вакыт юк, дип белдерделәр һәм телефон трубкасын салып та куйдылар. Чыннан да, зур булмаган кибеттә, сатучылар әйтүенчә, гомер күрелмәгән хәл бу. Барып керсәк, кемдер итек сайлый, кемдер киеп карый. Шулай да җаның теләгәнен сайлап алырга мөмкин дип әйтеп булмый икән шул.

“Без кичәге көннән бирле итек эзлибез. Балабызга 3 кенә яшь аңа итек таба алмыйбыз. Кичә 4-5 урында булдык, әмма аңа яраклыны таба алмадык”, ди Олеся Смирнова. Ул яраклы үлчәм булмаганга ире белән кибеттән борылып чыгып китте.

Итекләр кәгазь калынлык

Тукталышта 25-нче автобусны көтеп торган Мөкаддәс абый Йосыпов өендә итеге булса да аягына ботинка кигән иде.

“Менә бу ботинкага караганда итек салкынрак. Минем яңа итек бар. Әмма кәгазь калынлык кына итеп чыгаралар аны. Хәзер элекке кебек итекләр юк. Ә менә мондый ботинкалар астын салкын үткәрми”, ди Йосыпов.

Мондый салкынны үз гомеремдә күргәнем юк иде әле, дип белдерә ул. Дөрес салкынрак кышлар да булган. Тик декабрь уртасының бу кадәр өшетүен моңарчы күрелмәгән хәл ди.

Мөкатдәс Йосыпов
“Декабрьдә 138 ел элек кенә булган мондый салкын”, ди Йосыпов. 16 декабрь көндезен дә Казанда -30 градус иде. Теш куйдырасы булмаса, кеше этен дә урамга чыгармый торган көнне өендә генә утырыр иде ул. Табипка чираты җиткән икән шул. Әгәр аның “Хезмәт ветераны” дәрәҗәсе булса, тешләрне бушка куйган булырлар иде. Инвалид ул.

“Бу тешләргә минем ике протезга 16 мең сум түләргә туры киләчәк. Ул акчаны җыярга туры киләчәк. Шулай да карт кешенең чыгымнары азрак. Мин үз гомеремдә җитәрлек итеп баш һәм аяк киемнәре туплап куйдым. Ашарга алай күп китми”, ди Йосыпов. Элекке заманнарда алынган калын итеге булган, ансы тузган. Гомере буе дәүләт телерадио комитетында яңалыклар бүлегендә эшләгән ул.

Итекләр модада түгел

Мөкаддәс абый Йосыпов янында аякларына көзге-язгы башмак, крассовка кигән яшьләр биеште. Туңулары үзәкләренә үткәне күренеп үк торса да, үзләре сер бирмәскә тырышып, безгә алай ук салкын түгел, дигән булдылар. Итек кию алар өчен искелек калдыгы икән.


“XXI гасырда яшьләр итек кими инде. Хәзер картлар гына кия”, дип белдерде икътисад, идарә һәм хокук институты студентлары. Алар уку өчен түләгәнгә күрә, акчаның җитенкерәмәвеннән дә зарланып алды.
Зоя Мөнирова

Шулай, Казанда өтеп алырлык салкын булуга карамастан, урамда итек кигән кешене тиз генә очратам димә. Алай да, бик тырышып эзләсәң табарга була. Әнә Зоя Мөнирова салкын булуга карамастан банкка фатир өчен түләргә бара. Аягына итек кигән.

“Миңа бу итекне базарда торганда хуҗабикәнең танышлары китереп саткан иде. Аякны җылыта, Аллага шөкер”, ди Зоя Мөнирова. Үзе ул пенсиядә. Шулай да, тормышларын бөтәйтү өчен, салкын дип тормый, базарда тәмләткечләр сата.

Кара күзлек кигәннәр дә бар

Көтелмәгән салкын Казанга үз кануннарын кертте. Һәркем дип әйтерлек аңа буйсынды. Шулай да, башкала урамнарында бик кыйммәтле машина эчләрендә җиңелчә киенгән, хәтта, кара күзлек кигәннәрне дә очратырга була. 16 декабрь бик салкын, әмма кояшлы иде.

Тик чегәннәр генә үз эшләрендә.
Җылырак вакытлар белән чагыштырганда урамнар машиналардан бушап калды. Күпләр автобусларга күчте. Шулай да “тимер атларыннан” аерыла алмаучылар да юк түгел.

“Машинамны мин бүген нормально кабыздым. Йокламыйча өч сәгатьтән өч сәгатькә төне буе эшләтеп тордым. Ә кичә җылыта торган лампалар белән җылыттык. Урамда салкында автобус көтеп торганчы машина шәбрәк. Балаларны да бакчага илтергә кирәк”, дип белдерде “семерка” жигулиен кабызучы Ленар Сәгъдиев.

Торбалар да чыдамый

Утызның теге ягындагы салкынлыкка җир астындагы торбалар да чыдамады. Автобустагы халык кичә “Океан” тукталышында гейзер кебек җир астыннан су бәреп торуын да, Короленко урамының язгы ташкындагы кебек су белән тулуын да сөйләште.

Әнә “Звезда-Казань” телеканалы Дементьев урамындагы 5-нче йортта яшәүчеләрнең фатирларында бөтенләй җылы булмауны хәбәр итә. Юкса, әле күптән түгел генә аңа капиталь ремонт ясалган иде.

Журналист Флүрә Низамова да өемдәге җылылык 16 градустан югары күтәрелгәне юк, дип белдерә. Җылырак булсын өчен ул газ плитәсен кабызган, фатирына электр җылыткычы да куйган.

Ә урамда кул, аяк, борын, бит, колакларын өшетүчеләр дә көннән-көн күбәя. Сишәмбе Казанда андый 13 кешене хастаханәгә салганнар. Чәршәмбе исә, тагын унлап теге я бу җирен өшеткән кеше мөрәҗәгать итте, дип белдерә “Ашыгыч ярдәм” хезмәте.
XS
SM
MD
LG