Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сысоевны үтерү өчен җаваплылыкны чечен чугышчылары үзләренә ала


Узган айда Мәскәүдә православ дин әһеле Даниил Сысоевны үтерү өчен җаваплылыкны Төньяк Кавказ сугышчылары үз өсләренә алды.

Чечен гыйсъянчыларына бәйле Kavkazcenter.com интернет сәхифәсе язуынча, Сысоевны Доку Умаров кешесе үтергән.

Доку Умаров үзен Кавказ әмирлеге җитәкчесе дип атый һәм Төньяк Кавказдагы сугышчан төркемнәрне берләштереп төбәктә Шаригать кануны урнаштырырга теләвен белдерә.

Үтерү өчен җаваплылык белдерү хәбәренең дөреслеген бәйсез чыганаклар аша раслау мөмкин түгел.

Исламны мыскыллаучы Сысоев Мәскәүдә үз чиркәвендә атып үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG