Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар оешмалары үткән елда нәрсә эшләде?


Башкортстанда дистәдән артык татар җәмәгатьчелек оешмасы бар. Сүз шуларның узган елдагы эшчәнлеге хакында.

Татар иҗтимагый үзәге 2009 елда корылтаен уздырды. 20 еллыгын билгеләде. Оешманың структурасы ныгытылды, аның каршында комиссияләр төзелде. Мәгариф мәсьәләсендә кайбер эшләр башкарды һәм берничә каршылык чаралары уздырды.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте корылтаен уздырды. Рәсми теркәлүгә иреште. Район һәм шәһәрләрдә бүлекчәләрен оештыра башлады.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты берничә утырыш уздырды, кайбер документлар кабул итте. Берничә мәдәни һәм фәнни чара эшендә катнашты.

Татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы гарәп имласын өйрәнү һәм Коръән уку буенча дәресләр оештырды. Берничә мәдәни чара узды.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы берничә чара уздырды, Казанга сәфәрләр оештырды. Шушы ук оешма Башкортстандагы татар балаларын Татарстанның югары уку йортларына бирелгән квота буенча укырга кертүгә туплау эшләре белән шөгыльләнде.
Татар яшьләренең “Азатлык” оешмасы Уфада беренче тапкыр татар дискотекасы уздырды.

“Хәзинә”, Милли мәҗлес, Морзалар оешмалары да кайбер чаралар уздырды. Ә менә Республика татарлары мәркәзе, Уфа татарлары мәркәзе, Татар телле язучылар берлеге һәм “Мирас” оешмалары бернинди чаралар да уздырмады.
XS
SM
MD
LG