Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Грузия туры очышларны яңартты, әлегә 3 көнгә


2008 елгы сугыштан соң, җомга көнне беренче очкыч Тифлистән Мәскәүгә килде. Русия 5 очышка ризалык бирде. Мәскәүгә билетлар инде сатылып беткән диярлек. Грузин һава аланы киләчәктә очышлар өчен тагын Русиядән рөхсәт алырга өметләнә.

Грузин очкычы Тифлис һава аланыннан Мәскәүгә Казан вакыты белән сәгать 11.30-дә очып китте. 80-нән артык юлчыны сыйдырган очкычның Русиягә юл алуын күзәтү өчен Тифлис һава аланына шактый гына журналистлар җыелды.

Һава аланы вәкиле Нино Гиоргобиани барлык урыннарга билетлар сатылып бетүен әйтте.

“Тифлиста да, Мәскәүдә дә билетлар сораучылар күп. Чөнки моңа кадәр кешеләргә 3 ил аркылы очарга туры килде”, ди ул.

Юлчылар шат

Русия 8-10 гыйнварда Грузия һава аланына Мәскәү һәм Петербурга 5 очыш ясарга рөхсәт итте. Әмма Тифлис Мәскәүдән 16, 20, 24-нче гыйнвар көннәренә дә рөхсәт алмакчы.

Русиядә яшәүче меңләгән грузин тиз арада туры һава юлы тулысынча җайга салыныр дип өметләнә.

Тифлиста очкычка утырыр алдыннан, Мәскәүдә яшәүче өлкән яшьтәге грузин бик шат булуын әйтте.

“Мәскәүгә өемә кайтам. Монда оныгымны күрергә килгән идем. Һәм миңа Ереван аркылы килергә туры килде. Әгәр очкычлар даими булып торса, Грузиягә елына 3 тапкыр киләчәкмен”, ди ул.

Мөнәсәбәтләр җайланырмы?

Русия Грузиягә очуны рәсми рәвештә 2008 елны биш көнлек сугыштан соң туктатты.

Шул сәбәпле, Грузия һәм Русия юлчылары Украина, Беларус һәм Әрмәнстан аркылы очарга мәҗбүр булды. Грузиннар Русия визасын Грузиядәге Швейцария илчелегендә алырга тиеш иде. Чөнки Швейцария сугыштан соң ике ил арасында арадашчы вазыйфасын үти. Ә Русиялеләр паспортына мөһер грузин чигендә куелды.

Күпләр очышларны яңарту ике арадагы мөнәсәбәтнең азмы-күпме җайга салына башлавы дип саный.

Декабрьдә Русия президенты Дмитрий Медведев Грузия һәм Русия арасында туры очышларны яңарту һәм Грузия товарларын Русия базарларында сату өчен бернинди каршылыклар күрмим дигән иде.

Туры очышларны зур түземсезлек белән көтүчеләр аны декабрь аенда ук булыр дип өметләнде. Чөнки Грузия авиаширкәте очышларны рөхсәт итүне раштуа һәм яңа ел бәйрәмнәренә туры китереп 26 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр сорады.

Әмма бер көн калгач ул Русия тарафыннан кире кагылды. Гәрчә Тифлиста инде билетлар да сатылып беткән булса да.

Моны Кутаисиәдә икенче дөнья сугышы истәлек һәйкәлен җимерүгә бәйле низаг белән аңлаттылар.
XS
SM
MD
LG