Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:07

Мәдәният үзәген татарлар яңарак кына саклап кала алды. Кайбер вакыйгалар башкачарак дәвам итсә, яки аерым шәхесләрнең тырышлыгы булмаса, Йошкар Оладагы татар үзәгенең бинасыз калу ихтималы бар иде.

Татарстанның чат күршесе булган Мари илендә 45 меңләп татар яши. Мари иле татарлары дигәндә, Бәрәңге районын искә алучылар шактый. Әмма, татарлар бу районда гына яшәми. Мари иленең башкаласы Йошкар Олада да татарлар шактый. Олы мәчетләре эшләп тора, шул мәчет тирәсендә мәхәлләне хәтерләткәндәй, татарлар да тупланып яши. Мәчеттән бер ике йөз метрда читтәрәк кенә Татар милли мәдәният үзәге урнашкан ике катлы бина тора.

Күпләргә тәтемәгән бәхет

Йошкар Ола татарлары, элеккеге “Колос” мәдәният сараена 1997 елда тиенә. Шуннан соң, ун елдан артык, әлеге бина татарларның иң яраткан урынына әйләнә. Монда, төрле түгәрәкләр, тел курслары, мәдәни чаралар узып тора. Гомумән, бина, шәһәр татарларының да, республикадагыларныкының да чынлап торып милли үзәгенә әйләнә.

Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә, аерым бинада татар үзәкләре урнашу бик сирәк күренеш. Мәскәүдәге Асадуллаев йорты, Сембердә шулай ук, бер мәдәният сарае татарлар кулында. Мәскәүдәгесе хакында әледән-әле төрле күңелсез хәбәрләр килеп торса, Сембердәге татар үзәге күптән түгел генә эшли башлады. Анысын да төзекләндерү дә Татарстан хакимияте шактый акча бүлеп биргән иде.

Йошкар Оладагы татар мәдәният үзәген ябу турындагы карар - анда яшәүче татарларга аяз көндә яшен суккандай була.

Бина өчен ярым рәсми көрәш

Узган елда, Мари иленең Дәүләт милке министрлыгы, татарлар бу бинаны тулысынча кулланып бетерә алмый, дигән сылтау белән, аны бушатырга дигән карар чыгара. Әлеге ике катлы бинаны сатырга кара кыла министрлык. Мәдәният үзәге җитәкчесе дә бу карар белән тиз ризалашты, ди шушы үзәктә эшләүче Рамай Юлдашев.

Әмма Казанда милли хәрәкәттә көрәш тәҗрибәсен туплаган, хәзер Йошкар Олада яшәүче, шушы татар үзәгендә эшләүче Рамай Юлдашев бирешмәскә карар кыла.

“Мин җирле татар эшмәкәрләренә дә, дәүләтнең төрле структураларында эшләүче татарларга да мөрәҗәгать итеп карадым. Алар, инде карар бар, ризалашырга кирәк дип, бинаны саклап калырга омтылмадылар. Мин җирле татарлардан, бинаны татарларда калдырырга кирәк дип, имзалар җыя башладым.

Шуннан соң, мин Казандагы Татар конгрессына мөрәҗәгать иттем. Конгресс рәисе Йошкар Олага килде, андагы татарлар белән очрашты. Мари Иле президенты белән дә күреште. Президент та, бинаны татарларга калдырырбыз дип карар кылды”, ди Рамай Юлдашев.

Һәм, чынлап та, озын-озакка сузылган көрәш нәтиҗәсен бирми калмый. Узган ел ахырында, Мари иле хөкүмәте башлыгы Л. Маркелов имзасы белән бина яңадан татарларга кайтарыла.

Моннан тыш, хөкүмәт бинаны сипләр өчен дә 5 миллионлап сум акча бүлеп бирергә ризалаша.

Бүгенге вәзгыять


Йошкар Ола татарларының мәдәни үзәге бүген уңышлы гына эшләп килә. Монда 19 кеше халыкка хезмәт күрсәтә. Ике катлы бинада, спорт залларыннан алып, бию түгәрәге өчен бүлмәләргә кадәр бар. Татар теле курслары да уза. Ана теле дәресләренең бер өлешен Рамай Юлдашев үзе алып бара.

“Татарлар гына татар телен өйрәнми. Мари яшьләре дә татарча өйрәнергә йөри. Чөнки, алар Татарстан югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә телиләр һәм анда татар теленә ихтыяҗ бар дип уйлыйлар”, дип аңлата мари яшьләренең татар теленә игътибарын Рамай Юлдашев.

Ә Татар үзәге бинасын хәзер төзекләндерергә кирәк . Бу бинада, берничә йөз кешегә исәпләнгән сәхнәле зал да бар. Әмма ул кулланышта түгел. Аны да төзекләндерү кирәк. Әлеге бина янындагы кечкенә генә бакчаны да төзекләндереп, шунда,Икенче дөнья сугышында җәлилчеләрнең юлбашчысы булган, чыгышы белән Мари иленнән саналган Гайнан Кормашка һәйкәл куярга кирәк дип исәпли Рамай Юлдашев.

Татарстанга өмет итәбез

Рамай Юлдашев, бинаны да, аның тирә ягын да төзекләндерүгә Мари иле хөкүмәте бүлеп биргән 5 миллион гына җитмәячәк ди.

Татарстан Сембердәге Татар үзәген төзекләндерүгә дә, анда Кол Гали һәйкәлен бастырырга да ярдәм итте бит. Без дә Татарстанга өмет итәбез инде, дип Рамай Юлдашев.

Тора-бара, мәдәният үзәге, якында гына урнашкан мәчет, шушы тирәдә яшәүче татарлар бер мәхәллә кебек яшәп китәрләр дип уйлый, милли хәрәкәтнең танылган вәкиле, хәзер Мари илендә мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүче Рамай Юлдашев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG