Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия алтын яулаган спортчыларга 100 мең евро бирәчәк


Олимпиада җиңүчеләренә Русия хакимиятләре 100 мең евро бирергә вәгъдә итә, көмеш медаль өчен 60 мең евро, бакыр медаль өчен 40 мең евро бүләк итү каралган.

Аннан тыш Олимпиада спортчыларына ярдәм фондыннан машина бүләк ителергә мөмкин. Шулай ук, төрле федерацияләр дә зур уңышларга ирешкән спортчыларга медаль өчен 100 мең долларга кадәр акчалата бүләкләр бирә.

Төбәкләр дә үз якташларына бүләкләне мулдан бирә. Татарстанда мәсәлән, алтын медал өчен 100 мең доллар бирергә вәгъдә итәләр. Башка төбәк хакимиятләре фатирлар, җир бүлемнәрен бүләк итә.
XS
SM
MD
LG