Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хоккейны татарча алып бару уңышсыз тәмамлана


Илдус Илдарханов
Илдус Илдарханов

Татар илендә хоккей, футбол кебек уеннар үсеш юлында. Шушы һәм башка төр уеннар буенча Татарстан такымнары чит илләрдә дә танылу алды. Аларның уенын миллионлаган телевизор караучы да күзәтә. Ләкин тамашаны алып баручыдан бер кәлимә дә татарча сүз ишетми. Татарстанда, аның башкаласы Казанда шундый хәл. Элек хоккейга татар телен кертергә омтылыш булган.

Русия җанатарларының күңелләре төшенке. Данис Зарипов, Алексей Морозовлар уйнаган Русия такымы Канада хоккейчыларына 3:7 исәбенә җиңелде. Сүзем уенга бәя бирү түгел, сүз хоккей һәм татар теле хакында. Хоккей, футбол кебек тамашаларны ана телендә тыңлау җанга рәхәтлек китерә торгандыр, ләкин шушы рәхәтлек милли күтәрелеш чорларында да Татарстан буйлап таралмады. Ягъни, спорт сарайларына, аннан туры тапшырулар алып баручыларга татар теле кермәде.

Ә бит совет чорында ук хоккей уенын туры эфирда татарча алып бару буенча омтылыш булган. Журналист Илдус Илдарханов белән әңгәмә барышында шул хакта мәгълүм булды. Илдус әфәнде сүзне узган гасырга кайтарды.

Татарларга ошый


“1970 нче еллар тирәсе. Милли хәрәкәт күтәрелмәгән. Казанның Урицкий исемендәге такымы СССР күләмендә 1нче лигадагы уртакул такымы иде. Минем “Татарстан яшьләре” газетында эшләгән чак. Аннан “Социалистик Татарстан” газетына күчтем. Шул елларда миңа язмыш спорт турында яза башларга насыйп итте. Чаңгы, көрәш һ.б. турында яздым. Бервакыт, телевидениегә чакырып, атна саен 3 минутлык тапшыру әзерләргә тәкъдим иттеләр. Бу эшкә матур гына кереп киттем.

Шушы ук елларда Казанга Мәскәүдән “Спартак” такымы килде. Бу зур вакыйга иде. Уенның бер периодын татарча алып барырга да миңа тәкъдим иттеләр. Бу зур җаваплылык иде. Ике такымның да уенчыларын өйрәндем, ярдәмгә Казан такымы тренеры, элекке танылган хоккейчы Рәшит Сәйфетдиновны чакырдым. Матур гына чыкты. Татар газетлары мактап та язды әле.

“Менә бит, хоккейны да татарча тыңлап, карап була икән”, дип гаҗәпләнгән язмалар да булды. Урыс газетлары “Менә, хатын белән хоккей карадык. Кемдер “каля-валя” сөйләде, берни аңламадык”, кебек фикерләр бастырды. Әһә, мин әйтәм, бу эш шома гына бармаячак икән, яклаучылары булган кебек, дошманнары да булачак икән, дип уйладым. Шулай булды да”, дип искә ала Илдус әфәнде.

Татарча хоккей обкомга да ошамый


Илдарханов сүзләренчә, әлеге башлангычны Татарстан өлкә комитеты кешеләре дә хупламый. Югары эшелон, аеруча комитет әгъзасы Николай Демидов телевидение эшчәнлеген ныклы күзәтүдә тота. Өлкә югарылыгыннан хоккейны татарча алып барган Илдархановның киеменә, чәчләренә дә “игътибар итү” башлана. Аннан соң “Ничек әле бу, Советлар Союзы беренчелеге, аны татарлар гына карыймы, урыслар ни эшләргә тиеш?”, дигән сорау куела һәм бу башлангыч шуның белән бетә.

Татар көрәшенә дә урысча комментар сорыйлар

Вакыт уза. 90нчы елларда татар көрәше үсеш ала. Татарча көрәшне дә урыслар өчен дип урысча алып баруны таләп итүчеләр була. “Белер-белмәс урыс теле белән татар көрәшен урысча алып барудан баш тарттым”, ди Илдарханов. Аның бүгенге хоккей-футбол турында да фикере бар. “9-10 мең кеше килгән стадионда, яки телевизордан уен турында татарча гына сөйләү мөмкин түгелдер, бездә бит икетеллек. Татар теле дәүләт теле булса, хоккей, футбол уеннарының башын гына булса да, татарча башларга кирәк.

Нигә “Безнең микрофоннар фәлән-фәлән стадионга куелган, шуннан туры тапшыру бара” дип кенә булса да ана телендә башлап җибәрмәскә. Чит төбәкләрдә яшәүче, Урал, Себер яклары татарлары шушыны ишеткәч, горурлык хисләре кичерер иде. “Менә рәхәтләнеп үзебезчә тыңлап утырдым әле” дип сөйләрләр иде. Әллә нигә бер булса да 10 минут татарча, 10 минут урысча спорт тапшыру алып барырга мөмкин. Аның рәвешләре күп. Телевидение җитәкчеләре уйлансын”, дип татар теле өчен борчыла Илдарханов.

Ул Казандагы телевидениедәге спорт каналлары эшчәнлеге белән дә таныш икән. “ТНВ”да спорт редакциясе булдырдылар. Аның башына урыс малаен китереп куйдылар. Үзе алып бара, үзе сөйли. Казан ни, Мәскәү ни, Екатеринбург ни, аерма юк”, дигән фикердә тора Илдус әфәнде.

“Кулга микрофон биреп, кертеп утырталар икән, син телнең асылын белергә тиеш, мәгълүмати яктан бай булу кирәк. Монда фәлсәфә белән дә тамашачыны җәлеп итү зарур. Алка тегендә очты, кәшәкәсе сынды, дип кенә халыкны алдап булмый. Грузиннарда Котэ Махарадзе, урысларда Николай Озеров бар иде. Татарда да шундый-шундый комментатор бар иде, дип сөйләрлек булса, яхшы буласы”, диде “Азатлык”ка Илдарханов.
XS
SM
MD
LG