Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кафедраны япмаслармы?


Казан дәүләт консервториясенең татар музыкасы кафедрасы 20 еллыгын үткәрде. Соңгы вакытта кайбер кафедраларны бергә кушу сәнгатькәрләрдә ипләп кенә кыскарту бара ахыры, дип шик тә тудырган. Күптән түгел генә этномузыка белән татар музыкасы берләшкән иде.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстры Венера Гәрәева татар музыкасы кафедрасын республиканың зур бер абруе, дип белдерә.

Венера Гәрәева
“Татар бүлеген булдыру хыялда гына бар иде. Без аны бервакытта да тормышка ашар дип уйламаган идек. Консерватория бетергәч бөтенесе дә җыр-бию ансамбленә килмәсә дә, гомумән, иң яхшы белгечләрне алар бирә, дип әйтер идем. Белем, аң булган җирдә милләт тә яшәячәк”, ди Гәрәева.

Аның сүзләренчә, консерватория дәрәҗәсендә милли музыка белеме бирү республиканың гына түгел, ә бөтен татар халкының иң зур байлыкларының берсе.

“Иң куркытканы аны киләчәктә саклап калу. Тормышлар да, түрәләр дә үзгәрә. Яңалык килеп чыга. Берәүләр икенче төрле уйлый башлый. Икътисадка нишләптер күбрәк игътибар итәләр”, ди Гәрәева.

Зәвыге булмаган милләт бетүгә бара, үткәнен оныта, булганын саклый белми, диләр.
Рөстәм Вәлиев (с) һәм Кирам Сатиев

“Һәр буынга, һәр кешегә үзенең көе кадерле. Мин татар җанлы, татар канлы Кирам Сатиев икән, ул миңа якын. Дөрес мин башка музыкаларны начар димим. Без аларны да, дөнья классикасын да өйрәндек. Мин операны да, симфоник оркестрны да яратам.

Татар музыкасы балачактан ук безнең җаныбызда, каныбызда булгач, ул безгә инде бигрәк тә якын. Һәм бу татар кафедрасы ябылмасын иде. Күреп торасыз бит, тегендә татар мәктәбен япканнар, монда татарча игъланнарны бетерәләр. Ачылган икән, ул шулай торсын”, ди Кирам Сатиев.

Консерваториянең этномузыка кафедрасын татар музыкасы кафдерасы белән бергә кушу күпләрдә сорау тудырган. Мәскәүнең милли мәгарифне кысуын милли сәнгать өлкәсенә дә һөҗүме түгел микән дип кабул итүчеләр дә бар. Чөнки консерватория туры Мәскәүгә карый бит.

“Бергә туплау камилләштерү була инде ул. Этномузыканы өйрәнү кафедрасында 2-3 кеше генә эшли иде. Халык уен кораллары кафдерасында да шул ук хәл иде. Татар музыкасы кафедрасы зур булсын өчен бездә берничә юнәлешне бергә тупладылар”, дип белдерә татар музыкасы һәм традицион башкару кафедрасы мөдире Сәгит Хәбибуллин.

Хәбибуллин сүзләренчә, кафедрага үзләренә аерым бина да биргәннәр. Республика хөкүмәте ярдәме икән. Төзекләндерү эшләре тәмам булгач, татар юнәлеше шунда күчәчәк.

Консерватория профессоры, фокал сәнгате кафдерасы җитәкчесе Зилә Сөнгатуллина да: “Ачылган икән, ул беркайчан да ябылмаячак”, дигән фикердә.
Сәгит Хәбибуллин

Кайбер сәнгать белгечләре республикада халык уен коралларында уйнарга өйрәтү, онытыла барганнарын кире кайтаруның тиешле дәрәҗәдә түгел икәнлеген әйтә.

“Музыка мәктәпләрендә халык уен коралларында уйнарга өйрәтү системага куелмаган. Консерваториягә баянга, аккордеонга уйнарга өйрәнергә киләләр икән, алар өчен өстәмә уен коралы гармун, курай, сорнай була. Кыллы уен коралындагылар думбарада уйный”, ди Хәбибуллин.

Илһам Шакировтан башлап татар сәнгатенә хезмәттәгеләр барсы да дип әйтерлек консерватория бетергән, ди әлеге уку йорты вәкилләре. Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле “Бәрмәнчек”, халык уен кораллары ансамбле “Казан нуры” да әлеге кафедраның иҗат җимеше, диләр.

Студентлар гына уйнауга карамастан Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә үзен таныткан татар музыкасы оркестры “Татарика” кафедраның аерылгысыз бер өлеше булып тора.
XS
SM
MD
LG