Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мэрлыктан ректорлыкка?


Казан Дәүләт университеты нигезендә оештырылган Идел буе федераль университетын кем җитәкләр? Нәмзәтләрнең берсе Василий Лихачев Русия юстиция министры урынбасары итеп билгеләнгәч, университет Алабуга шәһәре мэры Илшат Гафуровка тапшырылырга мөмкин дигән фаразлар таралды.

2007 елдан башлап Казан Дәүләт университеты ректорын сайламыйлар, төбәк җитәкчеләрен билгеләгән кебек Мәскәү үзе кирәк тапкан кешене университетның гыйльми шурасына тәкъдим итә. 18 мартта федераль уку йортын кем җитәкләячәге хәл ителәчәк.

Фурсенко Казанда нишләп йөри?

8 март бәйрәме вакытында Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко Казанга килде. Министрның бәйрәм көннәрендә Казанга килеп, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында спектакль карап йөрүе тагын төрле фаразлар тудырды. Рәсми булмаган һәм хакимияттән ерак торган даирәләр фикеренчә, Андрей Фурсенко федераль университетның язмышын хәл итеп йөри. Яңа төзелә торган Идел буе федераль университетының җитәкчесе итеп кемнәр тәкъдим ителүе билгесез.

Деканнар хәбәрдар түгел

Искәндәр Гыйләҗев
Федераль университет 18 мартта ректор сайларга әзерләнсә дә, КДУ профессорлары үзгәртеп кору эшеннән хәбәрдар түгел. Татар филологиясе факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев университетның кем кулына тапшырыласын әлегә белми. Бәлки, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов калыр, ди Гыйләҗев.

“Нинди генә ректор куелмасын, милли юнәлешне саклап калырга тырышабыз. Университетта татар филологиясе һәм тарихы факультеты үсәргә тиеш”, ди Искәндәр Гыйләҗев.

Гафуров та була диләр, Мәскәүдән дә нәмзәтләр бар


Казан дәүләт университеты профессоры, академик Миркасыйм Госманов фикеренчә, ректор билгеләнер алдыннан бик күп гайбәт йөри. Алабуга мэры Гафуров була, имеш, Мәскәү кешеләре килә икән, дип сөйлиләр, ди тарихчы.

“Зур түрәләр бу мәсьәләне хәл итте микән әле? Монысын белмим. Гади халыкта бушаган яки бушаячак урынга кеше сайлау гадәте бар. Моны гадәттә үзләре бу мәсьәләгә берничек тә тәэсир итә алмаган кешеләр гайбәт дәрәҗәсендә сөйли.

Бездә күп вакытта көтелмәгән кеше килеп чыга. Шулай булырга да мөмкин. Әгәр дә ялтырап торган, күптән билгеле булган берәр кеше булмаса, федераль университетка ректор сайлау җиңел эш түгел. Бу кеше бөтен Русия дәрәҗәсендә фикер йөртә белүче булырга тиеш.
Миркасыйм Госманов


Минем аңлавымча, бу урынга югары уку йортларында эшләгән, тәҗрибәле кеше кирәк. Чөнки бу университет гадәти генә оешма түгел. Әмма безнең Русиядә бөтенесе дә булырга мөмкин. Кадрлар сайлауда, билгеләүдә башбаштаклык мисаллары җитәрлек”, ди Миркасыйм Госманов.

Ректор татар булырмы?


Госманов белдерүенчә, федераль университет ректоры төбәкнең тарихын, мәдәниятен, үзенчәлеген белсә, яхшы булыр иде. Чөнки Идел буе университеты ректоры татар булмас дигән сүзләр дә ишетелә.

“Әмма Русиядә мондый фикер белән җитәкче сайламыйлар. Гадәттә ышанган, ошаган кешене билгелиләр. Мәсәлән, Төньяк Кавказ
Илшат Гафуров
бүлгесе җитәкчесе итеп Красноярскида эшләгән бер эшмәкәрне китереп куйдылар. Кавказның үзенчәлеген, хәлен белә торган кешеме ул? Тютчев әйткәндәй, Русияне акыл белән аңлап булмый”, ди Госманов.

Гафуров кем ул?


Ә Алабуга мэры Илшат Гафуровка килгәндә, ул 1961 елда Баулыда туган. 1983 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый һәм шунда ук аспирантурада укый. 1992 елда “Зилант” берлеге генераль директоры итеп билгеләнә. 1995 елда Татарстан Дәүләт шурасына депутат итеп сайлана. 1998 елдан Алабуга шәһәрен һәм районын җитәкли. 2009 елда “Алабуга музей-тыюлыгы” проекты өчен Илшат Гафуров һәм бер төркем белгечләр Русия хөкүмәте бүләгенә лаек булды.

XS
SM
MD
LG