Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Закир ШаҺбан иҗатына багышланган чара узды


Закир Шаһбан
Закир Шаһбан

Себер ягында туып үскән, кечкенәдән җыр-моңга гашыйк җырчы һәм музыкант Закир Шаһбанның Казанга барып урнашуына һәм профессиональ җырчы булып эшли башлавына быел 15 ел тула. Агымдагы елда оештырылган концертларын Закир Шаһбан шушы датага багышлый.

Шундый юбилей концерты белән Закир Шаһбан шушы көннәрдә генә Омскида булып китте. Концерт шәһәрнең Актерлар йортында үтте. Оештыру эшләрен Омскиның шәһәр милли мәдәни мохтарияте активистлары башкарды.

Әйтергә кирәк, Закир Шаһбанның Омскида беренче генә булуы түгел. Аның язмышы да берникадәр күләмдә Омски шәһәре белән бәйле. Үзе ул Новосибирски өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авылында туып үскән. Район үзәгендәге начар күрүчеләр интернатында яшәп, белем алган. Бәлки күпләргә мәгълүмдер, тумыштан аның күзләре күрми. Шул сәбәпле, мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәр сайлау кыен була Закирга. Районда ул башкарырдай эш табылмый. Һәм ул начар күрүчеләр оешмасы булган Омскига килә, биредә эшкә урнаша. Әмма язмыш Закирны Омскида озакка калдырмый, бер ел үтүгә кабат Новосибирсига алып китә.

Русия төбәкләрендә иҗтимагый оешмалар барлыкка килгән еллар була бу. 1990 елны Новосибирскида да татар иҗтимагый үзәге оеша. Үзәк каршында “Тургай” җыр студиясе төзелә. Анда Закир җырчы һәм музыкант булып эшли башлый. Бу аның татар җыр сәнгатенә беренче адым ясавы була, дисәк ялгыш булмас.

Зур сәхнәгә илткән юллары озын һәм сикәлтәле була Закирның. 1992 елны Казанда үткән Себер татарлары фольклоры бәйгесендә катнашып, лауреат исеменә лаек була ул. Аннары Казан дәүләт педагогия университетының музыка бүлегенә укырга керә, белемен камилләштерә. “Татар җыры-95” бәйгесендә катнашып, икенче урынны яулый. “Заман” төркеме белән Русиянең күп кенә төбәкләрендә була. Күпләрнең яраткан җырчысына әйләнә. Рәсми даирәләр тарафыннан да тану таба: аңа Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелә.

Омскида үткән концерт-кичәнең программасы үзенчәлекле һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Җырлар һәм шигырьләр анда, тәкыягә тезелгән кебек, бер-берсенә үрелеп барды. Закирның тормыш иптәше Гөлүсә аңа багышлап язган шигырьләрен укып, тамашычының мәхәббәтен яулады.

Закир Шаһбанның иҗат төркеме

Концерт-кичә барышында шаяру, уен-көлке дә күп булды. Нәфис сүз остасы Фаиз Мәйдулланың скетчлары көчле кул чабулар астында барды, халык рәхәтләнеп көлде, күңел ачты. Җырчы һәм композитор Флюра Талипованы да тамашачы җылы каршылады. Флюра ханымның, кулына гармун алып, залда җырлап йөрүе тамашычылар күңеленә аеруча хуш килде.

Концерт-кичә тәмамланганнан соң, фикерләрен белдерергә теләгән тамашачылар да булды. “Закир килгәнне ишетсәм, концертка йөгереп киләм. Аның татар халык җырларын башкаруын яратам. Аеруча “Ишкәкче” җырын җырласа, мине әсир итә дә куя инде”, - диде бер ханым. “Концерт бик матур булды, күп яңалык белдек, Закир белән якынрак таныштык. Аның белән килгән артистларны да яратып калдык”, диде икенчеләр.”

Артистлар да Омски тамашачыларыннан канәгать калуларын белдерделәр. Закир Шаһбан якташларына аеруча рәхмәтле булуы турында әйтте.

Флюра Талипованың Себер якларында беренче булуы. Омски тамашачысы аның күңеленә дә биһуш килгән. Ә нәфис сүз остасы Фаиз Мәйдуллага Омски тамашачысының юморны аңлавы ошаган.

Омскида чыгыш ясаганнан соң Закир Шаһбан туган якларына юл алды. 28 март көнне ул Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомированың юбилее уңаеннан оештырылачак концертта катнашачак.
XS
SM
MD
LG