Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша фаҗигадән соң аякка басарга тырыша


Польша хәсрәт кичерә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00
йөкләү

Видео: Очкыч казасында һәлак булган президент Лех Качинский һәм башка рәсмиләрне искә алып, поляклар Варшауның үзәк мәйданына чәчәкләр, шәмнәр китерә

Шимбә көнне Польша бер мизгел эчендә югары идарәсез калды. Русиянең Смоленски шәһәре янында казага тарыган очкычта илнең президенты Лех Качинский, аның хатыны Мария, тышкы һәм саклану министрлары урынбасарлары, парламент рәисе урынбасарлары, үзәк банк рәисе, генераль штаб башлыгы, башка югары рәсмиләр, барлыгы 94 кеше булган. Моннан тыш анда католик чиркәү рухание, нацилар чорындагы сөргендәге президент, коммунизм җимерелүгә өлеш керткән тарихи шәхесләр булган.

Бу фаҗига миңа Катыньне хәтерләтә. -Лех Валенса-
Польшаның рәсми төркеме Катынь корбаннарын искә алу чарасына барган булган. 1940 елда меңнәрчә поляк офицерлары һәм зыялылары Смоленски янындагы Катынь урманында НКВД тарафыннан үтерелә. Рәсми Мәскәү бу вәхшилекне соңгы вакытка кадәр танымый килде. Якшәмбе көнне Катыньдә үтәсе чара Русия белән Польша арасында мөнәсәбәтләренең яхшыра башлавын күрсәтергә тиеш иде.

Вашингтонда хәсрәт китабын имзалау вакытында АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон корбаннарның Солидарность хәрәкәтенең күренекле вәкилләре булганын искә алды. “Корбаннарның күбесе Польшага иреклек кайтарган Солидарность хәрәкәте вәкилләре. Алар калдырган бөек мирас мәңге яшәячәк” диде ул.

Польшаның элекке президенты, Солидарность җитәкчесе Лех Валенса, бу фаҗига миңа Катыньне хәтерләтә, диде.

Демократиягә сынау

Лех һәм Мария Качинскийлар
Президент Качинский җәсады якшәмбе Варшауга кайтарылды. Аны президентның игез туганы Ярослав Качински Смоленскига барып таныган. Калган җәсадлар әлегә Мәскәүгә китерелгән. Күбесе танырлык хәлдә түгел, аларны тану өчен ДНК ысуллары кулланыла.

Лех Качинскийның хатыны Мария Качинскаяның җәсадын йөзегеннән танып алганнар. Тиздән ул да Варшауга китереләчәк һәм ире белән бергә җирләнәчәк. Җеназа 17 апрельгә билгеләнгән.

Премьер-министр Дональд Туск җитәкчелегендәге хөкүмәт хәзер фаҗига нәтиҗәсендә бушап калган урыннарга алмаш эзли. Һәлак булган җитәкчеләрнең вазыйфалары әлегә аларның урынбасарларына тапшырылды.

Президент вазыйфалары, конституция нигезендә, парламент рәисе Бронислав Коморовскийга тапшырылды. Ул 14 көн эчендә вакытыннан алда сайлаулар игълан итәчәк. Тавыш бирүләр 60 көн эчендә үтәргә тиеш.

Киельце университетының сәясәт белгече Казимир Кик фикеренчә, бу фаҗига Польшаның яшь демократиясе өчен җитди сынау булачак. Польшаның демократия институтлары шактый көчле, ди ул, ләкин халык бу фаҗигане бик авыр кабул иткән.

Томанлы каза

Каза урыны
Ул арада каза урынында тикшерү эшләре дәвам итә. Каза сәбәпләрен тикшерү комиссиясен Русия премьеры Владимир Путин җитәкли. Төп сорауларның берсе – ни өчен Польша пилоты куе томан шартларында очкычны Смоленскида утыртырга карар иткән. Русия рәсмиләре әйтүенчә, диспетчерлар аңа башка аланга китәргә киңәш иткән булган.

Һава аланын ике тапкыр урап очканнан соң ТУ-154 очкычы өченче омтылышында агачларга бәрелеп, җиргә төшкән һәм яна башлаган. Беренчел хәбәрләргә караганда, ул артык түбән төшкән һәм төшү юлынанан шактый читкә тайпылган булган.

Русия матбугатында хәзер Качинский очкычы белән ике ел элек булган бер вакыйга тикшерелә. Янәсе, Грузия президентына теләктәшлек белдерү өчен Тифлиска очканда һава торышы шулай ук начар булган. Пилот Тифлиска төшүдән баш тарткан, шуның өчен соңнан эшеннән алынган. Ихтимал, бу юлы пилотка Смоленскида төшәргә кушып басым ясалган, ди күзәтүчеләр.

Тифлис митингы, 12 август 2008
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

Видео: Польша президенты Лех Качинский Грузия, Украина, Литва, Эстония, Латвия җитәкчеләре белән бергә митнгта катнаша, 12 август 2008, Тифлис

Ничек кенә булмасын, илнең берничә югары җитәкчесенең бер очкычка утырып йөрүе гадәттән тыш хәл санала. Күп кенә илләрдә бу тыелган. Польша җитәкчеләре киләчәктә мондый хәл кабатланмасын өчен хәзер яңа кагыйдәләр булдырырга җыена. Бронислав Коморовский сүзләренчә, аның хәрби җитәкчеләргә беренче фәрманы шул булачак.
XS
SM
MD
LG