Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар Бишкәк вакыйгаларына битараф түгел


Казанда яшәүче төрле милләт вәкилләре Кыргызстанда булган яңа инкыйлаб уңаеннан, гади халыкка теләктәшлек белдереп, пикетка чыкты. Ләкин Татарстан кыргызларыннан бер генә вәкил килгән иде.

13 апрель көнне Казанда бер төркем казаннар Кыргызстандагы түнтәреш, вакытлы хакимиятне хуплаганнар сәяси чарага чыкты. Алар сүзләренчә, Русиядә бу кыргызларны яклап, аларга теләктәшлек белдергән беренче чара. Пикет Бауман урамында сәгать 9да башланды. Анда 5-6 кеше килгән иде. Сәяси чарада катнашучылар "Кыргызстан, без һәрвакыт синең белән", "Кыргызстан караклары халык мәхкәмәсен көтә", "Халык ачуыннан зуррак көч юк" дигән шигарь язылган язмалар күтәргән иде.
Чараны Казандагы Казахстан җәмгыяте һәм бер төркем коммунистлары оештырды. Без кыргыз дусларыбызның эшен хуплыйбыз ди алар.

Халыкның социаль һәм торак хокуклары яклау хәрәкәте җитәкчесе, пикетны оештыручы Иркен Сарсымбаев
Пикетны оештыручы Иркен Сарсымбаев
болай диде:
“Без кыргыз дусларыбызга рухи яктан ярдәм итәбез. Дөрес эшләде алар. Буржуйны куарга кирәк. Анда ришвәтчелек зур. Кешенең эше, ашарга ризыгы юк. Халык түзде-түзде дә, каршы чыкты. Бакыев гаиләсе белән бөтен акчаны үз кесәсенә салып барды. Кем гади халыкның акчасын урлый, балаларның ризыгын “тартып ала”, аларны атарга кирәк дип уйлыйм мин”, ди оештыручы Иркен Сарсымбаев.

Чыгышы белән Кыргызстаннан булган Татарстанның атказанган укытучысы Эльмира Яхина кыргыз халкына теләктәшлек белдерде.
“Мин үз халкымны бик кызганам. Яшьләргә эш юк, халыкның яшәргә чарасы калмады. Шушы көннәрдә анда булган вакыйгалар табигый. Бөтен күңелем, йөрәгем белән үз халкымны хуплыйм, авыр вакытта алар белән булырга телим. Халкым максатларына ирешсен, яхшы яши башласын иде”, ди Эльмира Яхина.

Пикетта катнашучы Равил Арсланов мөмкинлек булса, үзем дә Кыргызстанга барып, гади халыкка ярдәм итәр идем ди.
Равил Арысланов
“Хәзер бу республика демократия өчен көрәшеп, революция оештырды. Алар тагы да алга барсыннар иде, социалистик революция оештырсыннар иде, ди Равил Арсланов.

Сарсымбаев сүзләренчә, Казандагы Кыргыз җәмгыяте җитәкчесе казакъ һәм башка милләт вәкилләренең Кыргызстандагы яңа инкыйлабка теләктәшлек белдерүен хуплаган. Ләкин чара оештыруга үз милләт халкын чакыруга өлеш кертмәде, ди ул.

“Казандагы кыргызлар җәмгыяте җитәкчесенә бер атна алдан каршылык чарасы турында әйткән идек. Ул “Бик яхшы, дөрес эшлисез, мин хуплыйм, үзем дә килергә тырышам” дигән иде. Ләкин Мәскәүгә китү сәбәпле, ул кыргыз халкын да чыгармады, милли түбәтәйләр дә җибәрергә тиеш иде, җибәрмәделәр. Шуңа күрә бүген кыргызлар юк иде. Аларның җитәкчесе онытты бугай, шуңа да безгә үзебезгә гади кыргыз халкын яклап чыгарга туры килде”, дип аңлатты оештыручы, Казанда яшәүче казакъ кешесе Иркен Сарсымбаев.

Чарада катнашучылар арасында казакъ, татар, урыс кешеләре бар иде. Әмма кыргыз милләтеннән бары тик бер Эльмира Яхина гына бар иде. Казаннар менә шулай Бишкек вакыйгаларына битараф булмауларын белдерделәр.
XS
SM
MD
LG