Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшмәкәрләр оештырган спорт кысыла


Казанда спорт белән шөгыльләнү урыны булдыручы эшмәкәрнең арендага алган җирен башкаларга биргәннәр. Чаңгы-вело үзәге хезмәткәрләре үз хокукларын яклап пикетка чыкты. Шәһәр түрәләре исә спортка игътибар зур дип хисап тота.


Шәһәр думасының чираттагы утырышына кемдер бик кыйммәтле машиналарда, кемдер велосипедка утырып килде. Әлбәттә, кыйммәтле машиналарда килгәннәр як-якка карап тормыйча Ратуша бинасына үтте.

Ә велосипедта килгәннәр үзләренең плакатларын күтәреп дума утырышы үтәчәк бина каршындагы Ленин һәйкәле янына басты. Сәламәт яшәүнең шәһәргә бигрәк тә кирәклеген күрсәтәсебез килә, диде “Дубравная” чаңгы-вело үзәк мөдире Рөстәм Бикеев. Бикеев әлеге үзәкне үзе төзегән. Эшмәкәр ул. Пенсиягә чыкканчы хәрби хезмәттә булган.
Казанда спорт белән шөгыльләнүчеләр 17%ка җитте

Эш башлаганда алар ярты гектар җирне арендага алганнар. Бүген исә, Бикеев сүзләренчә, аларга бары тик 10 сутый җир генә калдырганнар. Чаңгы-вело үзәккә кыш көннәрендә 300ләп машина килә торган булган. Алар машина кую урныннан коры калганнар. Шулай ук шугалак һәм чаңгы кия, сала торган урыннарын да югалтканнар.

Чаңгы-вело үзәге арендага алган җирнең бер өлешен мәчет төзү өчен һәм бер өлешен бокс бинасы салу өчен биргәннәр. Әлеге урыннан ерак түгел генә бер мәчет бар инде, ди Бикеев. Әлеге бистәдә бокс үзәкләренең дә ике булуын әйтеп китте. Проблемаларны шәһәр хакимиятенә язганнар, әмма җавап күренми икән. Алар дума депутатларын гына түгел, үз проблемаларына гади халыкны да җәлеп итәргә тели.

“Бер нәрсәдән дә курыкмаган чиновникларны җәмәгатьчелек фикере генә туктатырга мөмкин. Әгәр дә инде чаңгы шуу үзәген төрле яклап кыса башлаганнар икән, киоск тотучылар, кибетләр һәм җитештерүчеләр турында әйтеп тә торасы юк”, ди Бикеев.

Казанда кыш көннәрендә ачык һавада спорт белән шөгыльләнердәй чаңгы-чана шуа торган урын икәү генә. Берсе “Дубравная”, ә икенчесе Аккош күлендә. “Дубравная”дагы урынны булдырган Бикеев, менә без 5 ел инде яшәү өчен көрәшәбез, дип белдерә. Бү үзәк эшли башлаганга 8 ел инде.

3 яшьтән башлап балалары белән дә киләләр икән. Балалар да, үсмерләр дә наркотик һәм хәмер-сыраны үз итмәсен өчен бөтен тырышлыгыбызны куябыз, ди Бикеев. Кар эреп, җир кипкәч бу урыннар велосипедта йөрү өчен дә әйбәт икәнлеген әйтә.
Азат Шарапов депутатлар алдында хисап тота


Алар 2005 елдан бирле канун яклаган таләпләрен берничек тә түрәләргә җиткерә алмый. Аренда вакытын озайта алмыйлар.

Шәһәр түрәләре сүзләренчә, калада спортка караган бар нәрсә дә ал да гөл. 2009 ел Казанда спорт һәм сәламәт яшәү елы буларак игълан ителгән иде. Казан шәһәре башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты башлыгы Азат Шарапов сүзләренчә, 2009 елда спорт корылмалары гына түгел, ә спорт белән шөгыльләнүчеләрнең дә саны арткан.

“Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең саны 17%ка җитте”, дип белдерде Шарапов.

Әлеге дума утырышы өчен әзерләнгән хисапка күз салсак, 2009 елда Универсиада корылмалары төзү өчен федераль казна 11 миллиард сум акча бүлеп биргән. Шәһәр биләмәләренә караган җирдә 8 корылма сафка кергән.

Эшмәкәр Бикеев республиканың һәм Казанның Универсиада өчен тырышуына каршы түгел. Ул аңа куана гына. Әмма шулай да, үз көчләре нәтиҗәсендә спорт белән шөгыльләнер урыннары булдырганнарга аяк чалмасыннар иде, ди.
XS
SM
MD
LG