Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:11

9 май алдыннан сугыш еллары җырлары, көйләре барланды. Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова: “Татарның рухы булган җырларга да мәдхия кирәк”, дип белдерә.


Тукай музеенда үткән кичә “Авыл көе” белән башланып китте. Һәр җырның үз тарихы була диләр. Әмма “Авыл көе” - ул озату көе. Тальян моңнары хушлашуны да, “күрешербез микән”, “көтәрсеңме”, “кайтырсыңмы”, дигән сүзләрне дә әйтә сыман.

“Сугышның авырлыгы, кыенлыгы; тормышның җитенкерәмәве; якынын хәбәрсез югалту, әтисе киткәндә көмәндә калган баланың тууына да шатлыкны уртаклашырга иренең кайда икәнен белмәү – барсы да җыр белән кичерелгән”, ди Фәнзилә Җәүһәрова.

"Сарман"ның да әйтер сүзе бар

1938 елда “Сарман көе” татар халкы арасында нык тарала башлый. Аңа Фәтхи Бурнаш сүзләр яза. Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, татарның күренекле җырчысы Усман Әлмиев бу җырның сүзләрен әз генә үзгәртеп, “Сарман”ны төрле фронтларда, авылларда башкара. Бу җыр радиодан да яңгырый. Сарман татарның сугыш гимнына әверелә.

Әле бүген дә халык иҗаты җыярга чыккан фольклорчыларга Урал, Себер һәм башка төбәкләрнең татарлары “Сарман”ны үзләренең халык җыры дип иң әвәл башкарып күрсәтә.

“Сугышка киткән менә дигән ир-егетнең печән чабасы килү теләкләре төшләренә кергәндер. “Эх ирем булса, бергәләп чапкан булыр идек, малларыбыз ризыклы булыр иде”, дип ирен озаткан тол хатын офтангандыр. Әти булса, болай гына төямәс идек әле, дип уйлангандыр 12-13 яшьлекләр.

“Сарман”ның популяр булуы - аның сүзендә һәм көендәдер. Татарның моңын, хәсрәтен, сабырлыгын һәм түземлелеген шушы җыр рухландыргандыр. Без аны, һичшиксез, сугышны кичкән җыр дип атый алабыз”, ди Җәүһәрова.

Сугыш елларында халык күңеленә хуш килгән, халык яраткан җырчылар Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Җәваһирә Сәләхова, Усан Әлмиев һәм гармунчы Оркыя Ибраһимова моңнары татар дөньясына тарала.

Җырларга һәркем диярлек кушылды

Җыры да, җылысы да бергә...

Халык бик яраткан “Су буйлап” дигән җырны Оркыя Ибраһимова фронтка агитбригада белән концерт куярга барганда бер яшь кыздан пароходта отып ала. Кайткач Зифа Басыйровага уйнап күрсәтә һәм бергәләп җырлый башлыйлар.

Сугыш елларында яшүсмер кыз Рәмзия Хисмәтуллиналар гаиләсе Зифа Басыйрова белән дус булган. Паровоздан коелган күмерне җыеп голланкада якканга аларның өйләре һәрвакыт җылы тоткан. Зифа Басыйрова аларга килгәч, сездә җылынып китәм ичмасам, дип әйтә торган булган.

Рәмзия апа Хисмәтуллина
Яшүсмер Рәмзия күренекле җырчыны беренче күрүдә үк кулына гармун алган. “Берзаман салкын сугыш көнендә чанасын тотып, кечкенә малаен җитәкләп бер ханым килеп керде. Әминә апам: “Менә бу Зифа Басыйрова була инде”, дип таныштырды. Радиодан ишетеп бик яратсак та, тере килеш үзен күрү бер зур могҗиза булды.

Чәйләр эчеп алдык. Мин 8 яшемнән гармунда уйнаганга, Зифа апа килгәч, ул җырлый торган “Су буйлап” җырын уйный башладым. Ул шунда ук үзенең моңлы, матур тавышы белән җырлап җибәрде.

Җырлап бетергәч, и Рәмзия, үскәнем, син бик матур уйныйсың икән ләбаса, синең белән әллә кайчаннан бирле бергә уйнап, бергә җырлаган шикелле булып чыкты бит әле бу, булдырасың икән, диде”, дип ул елларны искә алды Хисмәтуллина.

Эчне сыздыра...

“Сагыну бит ул уен-көлке түгел, әкрен генә эчне сыздыра”. Мөгаен, татар гына шулай әйтә ала торгандыр. Бу сүзләр “Кошлар кебек” дип аталган җырныкы. Сугыш елларында популярлашкан әлеге җырны 1940 елда Камал театры артистлары язып ала.

“Бу көйләр фашистларны гына түгел, ә авырлыкны, ачлыкны, кайгыны һәм ачлыкны җиңешкән, шушы Олуг затларыбызга да дога булып яңгырасын!” диде Җәүһәрова.
Эдуард Гәзизов (с), гармунда Роберт Гарипов

Җиңү көне алдыннан Тукай музеенда Татар дәүләт фольклор үзәге үткәргән “Сугышларны кичкән халык җырлары” дип аталган кичәдә ул вакытларда татар халкы бигрәк тә күтәреп алган “Арча”, “Шомыртым”, “Сүнмәс дәрт”, “Рамай” һәм башка җыр-көйләр дә яңгырады. Тальянга баян моңнары, җырга башка гармуннар да, кичәгә җыелганнар да кушылды. Өлкәннәр күз яшьләрен яулык почмагына төрде.

Гомере буе инженер-икътисадчы булып эшләгән Рәмзия апа Хисмәтуллина авыллардан “Авыл көе” белән озатсалар, Казан исә сугышка егетләрне “Алмагачлары” белән озата иде, диде. Яңа бистәдә туган һәм ул елларда бик популяр булган җыр, ди ул аны. Кулына гармун алып уйнап та җибәрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG