Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның татар балаларына соңгы кыңгырау яңгырады


Оренбурның татар теле дәресләре укытылган 38нче санлы бердәнбер мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады. Барлыгы әлеге мәктәптә 250дән артык бала укый, шуларның 17сенә соңгы кыңгырау яңгырады.

Башка еллардан аермалы буларак, соңгы кыңгырау бәйрәме шигырь һәм җыр-моң белән үрелеп барды. Укучыларның әти-әниләренә, укытучыларына, классташларына әйтелә торган сүзләре дә шигырь белән җыр аша әйтелде.

“Әлбәттә, безнең хыяллар зурдан һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз. Шулай да мәктәп еллары онытылмас, алар хәтердә мәңгелеккә калыр”, диде укучылар.

Әти-әниләр исеменнән, укытучыларга рәхмәт сүзләрен Гөлүзә Мошарапова җиткерде:

“Шушы 11 ел эчендә барыбызга да күп сынаулар аша үтәргә туры килде. Балаларыбыз бик зур тәрбия алды: гаиләдә, мәктәптә шушы дәвер эчендә татар сүзе, моңы өзелмәде, яңгырап торды. Күп кенә укучыларыбыз шәһәр, өлкә күләмендә зур уңышларга иреште.

Бу сыйныфта укучы Алия Хәкимова - татар теле буенча Казанда үткән олимпиада да беренчелекне яулады. Барлык укытучыларга да рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе - Тәнзилә Кильметовага.

Ә инде минем кызым Рушаниягә килгәндә, ул шунда ук музыка мәктәбен тәмамлады, төрле җыр фестивальләрендә җиңүләр дә яулады. Инде җырчы һөнәрен сайламакчы. Теләге – Казан сәнгать һәм мәдәният университетына укырга керү”, диде Гөлүзә Мошарапова.
XS
SM
MD
LG