Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннар башкорт корылтаенда


Түбән Кама Сабан туенда "Урал" башкорт оешмасы чыгыш ясый
Түбән Кама Сабан туенда "Урал" башкорт оешмасы чыгыш ясый

10-11 июньдә Уфада башкортларның III корылтае уза. Җыенда Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, татар яшьләре форумы вәкилләре һәм республикада яшәүче башкортлар катнаша.

Татарстан Дәүләт Шурасы, Халыклар Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга корылтайның пленар утырышында сүз Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, Башкорт корылтае рәисе Азамат Галин һәм Федераль җыелыш, Дәүләт Думасы вәкилләреннән соң бирелде. Аның сүзләренчә, татар белән башкортның телләре дә, бәйрәмнәре дә, диннәре дә бер, шуңа проблемалары да уртак.

Татар-башкорт илчелеге төзеләчәк

Әлеге сүзләр яңгырагач, делегатлар дәррәү күтәрелеп кул чапты. Шуннан соң Мөхәммәтшин президент Рөстәм Миңнехановның корылтайга юллаган котлавын ирештерде.

“Сер түгел, татар белән башкорт бер тамырдан чыккан якын туганнар. Ерак заманнардан бирле халыкларыбыз Идел буйларында, Урал итәкләрендә ут күрешләр булып, үзара кыз бирешеп, егет өйләндереп дус һәм тату яшәгән. Бүген дә ике республика Русия тормышында зур роль уйный.

Нәкъ менә Татарстан, Башкортстан тырышлыгы ярдәмендә Русиядә федерализм принциплары, милли мәнфәгатьләрне кайгырту сакланып килә. Шуларны истә тотып, без ике республика арасында илчелек ачарга уйлап торабыз. Чөнки ике республика бергә булганда гына Татарстанның һәм Башкортстанның дәүләтчелеге ныгыячак, халыкларыбызның рухы үсәчәк”, диелгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның башкорт корылтае делегатларына юлланган тәбрикләвендә.

Халык санын алу араларны боза күрмәсен!

Фәрит Мөхәммәтшин президент котлавын җиткергәч, читләтеп булса да, октябрь аенда узачак халык санын алу турында әйтте. “Урыслар әйтмешли, булганның кадерен белмибез, югалткач елыйбыз. Киләсе халык санын алу мәсьәләсен күтәрә башласак, Алла сакласын! Дуслыгыбыз гасырлар дәвамында сыналган, без аны алга таба да тугандаш башкорт халык белән ныгытырга әзер”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Башкортстанда татар теле укытылуга, татар театрлары эшләп торуга рәхмәт белдерде. Аның чыгышында ике арадагы дуслыкны һәрьяктан ныгытуга басым ясаганлыгы сизелде. Шуңа Уфа-Казан дуслыгын якынайту максатында башкорт корылтае рәисе Азамат Галинга Татарстанда җыелган “Фиат Дукато” микроавтобусы ачкычы тапшырды.

Татарстан башкортларыннан корылтайда кемнәр катнаша?

Татарстан җитәкчелеге вәкилләреннән тыш башкорт корылтаенда республикада яшәүче алты башкорт та катнаша. Алар арасында Татарстан башкортлары корылтае рәисе Фирдәвес Бәширова, Чаллыдагы башкорт мәктәбендә башкорт теле укытучысы, шәһәрнең яшьләр оешмасы җитәкчесе Айгөл Бәләгутдинова, Саба районы башкортларының “Ирәндек” җәмгыяте башлыгы, “Саба дулкыннары” радиосы алып баручысы Рәхимә Вәлиуллина, Түбән Каманың “Урал” милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гали Хәсәнов, Чаллының “Шонкар”, Татарстандагы башкорт хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Фәния Шәрипова һәм “Шонкар” активисты Рауза Мусина бар.

Шулай ук Казанның Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев корылтайда кунак буларак катнаша. Рауза Мусинаны исә башкорт корылтае рәисе Азамат Галин киңәшен тотып чакырганнар.

Бөтендөнья башкортлары корылтае кысаларында 10-11 июнь көннәрендә Уфада Беренче башкорт яшьләре корылтае уза. Аны республиканың яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыгы белән Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Яшьләр шурасы оештыра. Татар яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсин да әлеге җыенда катнаша.
XS
SM
MD
LG