Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел үтмәгән сабантуй


Шушы инде ул таяк атлар
Шушы инде ул таяк атлар

Хәзер татар-башкорт дөньясында гөрләп үтүче сабантуйларны кайвакытта аерым шәхесләр яки кечкенә бер төркем оештырган чаклар да була.

Башкортстанның Туймазы районы Нөркәй авылында татар теле укытучысы Зарема Рәхимова ата-аналарны, авылдашларын милли бәйрәмне үткәрергә туплый алган. Ләкин 9 ел рәттән оештырылган сабантуйны нөркәйләргә соңгы ике елда күрергә насыйп булмаган. Бу сабантуйны оештыру уе ничек туган, беренче тапкыр ничек булган – Зарема Рәхимова белән шул турыда сөйләшәбез.

Мин үзем Ярмәкәй районының Ык буена урнашкан Иске Шаһалу авылыннан. Туймазыда яши башлагач, башта балалар бакчасында эшләдем. Балалар үсеп, мәктәпкә йөри башлагач, Нөркәй авылына күчтек. Анда татар теле укытырга куйдылар.
Татар теле укыта башлаганга 12 ел. Шундагы руслашкан татар балаларына татар теле укытуны башлап җибәрүче булдым.

Аңа кадәр татар теле укытылмаганмы?

Укытылмаган. Аларның әниләре дә татарча укымаган иде бит. Алар әбиләре белән өй эше эшлиләр иде. Күнегүләрне аңламыйлар бит инде. Ә программалар авыр. Шуңа күрә халыкны, балаларның әти-әниләрен дә татар теленә якынлаштыру өчен сабантуй оештырдым. 9 ел буена сабантуй үтте, соңгы ике елда гына булдыра алмадым.

9 ел буена сабантуйны көтеп алдылар. Бездә 3 авыл балалары Нөркәй мәктәбенә йөреп укый. Яланда матур сабантуйлар уза иде. Быел да көткәннәр иде, быел үткәрә алмадым.

Анда колхозмы, авыл хакимиятеме ярдәм иткәндер инде.

Барысы да олылар сабантуендагыча

Җөмләләр белән ярдәм иттеләр. Авыл ярдәм итте, рәхмәт. Бүләкләрне авылдан җыйдык. Яулыклар, йомыркалар бирделәр. Шулай башлап җибәрдем. Беренче тапкыр үткәргәндә шелтә дә алдым. 1нче июнь көне иде. Мәктәптә имтихан бара, мин сабантуй уздырам. Шуннан соң район газетында сабантуй күренешләре белән директорны мактап мәкалә чыкты. Минем фамилия юк иде.

Ул авыл сабантуемы, мәктәпнеке генәме?

Мәктәпнеке генә. Авылдан әбиләр җыелды инде. Бөтен гаиләм ярдәм итте. Улым БДПУдан (М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты – авт.) музыкант яшьләрне алып кайтып, балаларга концерт оештырды, ул да бәйрәмне матурлады. Колхоздан тирмә алып кордык. Сабантуй олыларныкына охшасын дип, физкультура укытучылары белән аләмнәр элеп, колгалар куеп мәйданның уеннар буласы урыннарын билгеләп куйдык.

Ат чабышына хезмәт дәресе укытучысыннан 6 таяк ат ясатып алдык. Сабантуйны шушы ат чабышыннан башлап җибәрдек. Бакчага йөри торган нәниләрдән башлап, әбиләр дә атка атланып йөгерде. Үтеп баручы машиналар нинди сабантуй бу, дип туктап китәләр иде.

Менә шушы халык теләге һәм авылдашлар көче белән генә 9 тапкыр үткәрелгән сабантуйны хәзер сагынып сөйләргә генә калган. Зарема Рәхимова белән Казанда очрашкач, без шуны искә алып утырдык.
XS
SM
MD
LG