Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Телләрне яхшы белгәннәр эшсез калмый”


Казан (Идел буе) федераль университетның Көнчыгышны өйрәнү институтына укырга керү әлегә нәкъ узган елдагыча булачак. Институт мөдире Җәмил Зәйнуллин, мәктәпне тәмамлаучыларның гомум саны узган елгы белән чагыштырганда кимрәк булуга карамастан, үзләренә документларын тапшыручылар кимер дип борчылмый.


Югары сыйныфта укыганнар белән очрашулар һәм “Ачык ишекләр” көне институт белән кызыксынучылар арта барганны күрсәткән.

Узган елгы бәйге дә “кызу” булган. Халыкара мөнәсәбәтләр белгечлегенә бер урынга 5 кеше булса, көнчыгышны өйрәнү һәм көнчыгыш филологиясе белгечлекләренә бер урынга 4 кеше “бил алышкан”. Мөдир Русия мәгариф министрлыгы быел да урыннарны да кыскартмас дип өметләнә.

“Бюджет урыннар безгә күп бирелми. Былтыргы саннан ким булмас дигән мәгълүматыбыз бар. Русия президенты гәрчә телевизордан сөйләгән вакытта һуманитар юнәлешне киметү турында сүз алып бара. Укыйсы килгәннәр түләсеннәр дигәнрәк фикер белдерә”, ди Җәмил Зәйнуллин.
Җәмил Зәйнуллин

Институтта чыннан да бюджет урыннары күп түгел. Һәр белгечлеккә: халыкара мөнәсәбәтләргә дә, көнчыгыш филологиясенә дә, көнчыгышны өйрәнүгә дә 12 шәр урын бирелгән. Институт Русия президенты теләген әллә кайчан ук инде “тормышка ашырган” дип әйтергә була. Һәр белгечлеккә дә алар 20-25 кешедән торган түләүле төркемнәр дә җыялар.

Ә түләүгә килгәндә исә Көнчыгышны өйрәнүдә уку арзан түгел. Халыкара мөнәсәбәтләр белгечлегендә бер ел уку өчен 83 мең 300 сум бирү кирәк. Университетта юристлардан кала иң зур түләү бу. Юристлар быел 90 мең сум түләячәк. Татар филологиясе һәм тарихы факультетында уку 20 мең 200 сум гына тора.

Белгечләр алдан ук кодалана


“Телләрне яхшы белгән белгечләр эшсез калмый. Хәзер халыкара хезмәттәшлек һәм сәүдә үсә. Мисал өчен, безнең Татарстанның үзендә генә дә кытай, гарәп, фарсы, корея, төрек теленә сорау зур. Монда һәртөрле төзелеш фирмалары эшли. Татарстанның үзенә генә түгел, үзләрендә укыту булса да Екатеринбурга, Свердловски өлкәсенә, Түбәнвартага, Башкортстанга безнең белгечләрне алып китәләр.

Мәскәүдән килеп безнең белгечләр 3-4 курсларда укыганда ук сөйләшеп кодалап китәләр. Аларны күз уңында тотып көтеп торалар да, аннан соң чакыртып алалар”, ди Зәйнуллин.

Татар халкы гомер гомергә Көнчыгышка мөккибән. Күпчелек татар балалары “Мең дә бер кичә” әкиятләрен укып, Багдат хәлифәтләренә исләре китеп, диварларга эленгән шәмаилләрне күреп үсә. Кайбер татар гаиләләрендә үскәннәрне әнә шул күңелгә салынган гарәп дөньясы да, Төркия белән Татарстан мөнәсәбәтләренең үсүе дә китерәдер безгә, ди Җәмил Зәйнуллин.

Ә башка милләттән булганнар исә үзләренең тормышларын чит ил бизнесы белән бәйләргә тели. Институтыны бетерүчеләр арасында теге я бу чит ил ширкәте вәкиллегенә тәрҗемәче булып китеп, аннан соң үз эшләрен ачып җибәрүчеләр дә юк түгел.

“Башта кытай теле белгечлегенә килүчеләр берән-сәрән генә иде. Аны экзотика буларак кына кабул иттеләр. Соңгы елларда кытай бүлегенә тулысынча түләүле төркемнәр алабыз. Яхшы белгеч һәрвакыт кирәк булачак. Кытайның икътисад үсеше, сәясәт ягыннан да дөньякүләм тоткан урыны торган саен артачак”, ди Җәмил Зәйнуллин.

Казан дәүләт университеты федераль югары уку йорты итеп үзгәртелгәч галим-голәмәләр арасында күп кенә белгечлекләр нишләр, ничек кушарлар дигән сорау туды. Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында да төрек, гарәп мәдәнияте һәм иранны өйрәнү үзәкләре эшләп килә. Әлеге телләр укытыла да. Университет укытучылары әйтүенчә, быелга исә кабул итүләр дә, укытулар да моңа кадәр ничек булган шулай калачак.

Казан федераль университетның Көнчыгышны өйрәнү институты ачылганга 2010ның апрелендә 10 ел булды. Институт ачылуны әлеге тармакның яңача сулышы дип тә бәяләргә була. Чөнки 200 елдан артык тарихлы данлы уку йортында Көнчыгыш халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә һәрвакыт зур игътибар бирелгән.

1855 елда Петербур университетының Көнчыгыш бүлеге Казанга күчә. 1989 елда университетның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында Көнчыгышны өйрәнүгә яңа нигез салына. Бүген институтта барлыгы 413 студент белем ала.

21 июньнән Казан университеты укырга керергә теләүчеләрнең документларын кабул итә башлады.
XS
SM
MD
LG