Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Киевта пикет үткәрде


21 июньдә Киевта президент секретариаты каршында Кырымда еллар буе канун нигезендә җир таләп итүче кырымтатарлар пикет үткәрде. 22 июнь көнне иртәнге сәгать 8.00дә пикет мәхкәмә карары белән туктатылган. Әмма сәгать 11.00дә кеше хокукларын яклаучы үзәк вәкилләре катнашлыгында яңадан башланган.

«Землю - народу», «Земельный вопрос в Крыму – под контроль президента», «Президентскому указу президентский контроль!», «Прекратите саботировать указ президента!», «Решение земельного вопроса в Крыму под контроль президента и всего народа!» кебек шигарьләр белен Кырымнан Киевка 100гә якын кырымтатар килде.

22 июнь көнне иртәнге сәгать 8.00дә пикет мәхкәмә карары белән туктатылган. Бу турыда «Азатлык» радиосына акциядә катнашкан Нариман Потелов хәбәр итте.

Аның әйтүенә караганда, мәхкәмәдә пикетчылардан да, Киев шәһәр администрациясе ягыннан да бер кем катнашмаган. "Пикетчыларга бу мәхкәмә хакында беркем хәбәр итмәде. Бу карар конституциягә дә, булган кануннарга да каршы килә. Президент сакчылары бу карарны 1944 елда кырымтатарларны чыгарган совет гаскәрләре кебек башкарырга әзер иде", диде Потелов.

Пикетчыларга мәхкәмә карарын укып ишеттергәннән соң, акция бер сәгать дәвамында туктатылмаса, аларга көч кулланылачагы игълан ителгән.

«Хәзер без пикетны үткәрү өчен икенче кеше тарафыннан гариза әзерлибез. Пикетны яңадан башларга әзерләнәбез», диде Нариман Потелов.

Потелов әйтүенчә, мәҗлескә пикет хакында хәбәр ителмәгән. Билгеле булганча, кырымтатарларның 18 майда узган матәм чаралары алдыннан президент Виктор Янукович мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев һәм аның урынбасары Рифат Чубаров белән 13 майда очрашканнан соң, 14 майда кырымтатарлар белен бәйле фәрманны имзалаган иде.

Бу фәрманда 1 июльгә хәтле Кырымның социаль-икътисади вәзгыяте, кырымтатарларны урнаштыру буенча булган норматив-хокукый актларны өйрәнеп, бу актларның үтәлүе таләп ителә иде.

Президент фәрманыннан соң җир мәсьәләсендә Кырымда төрле бәянатлар ясалды. Иң мөһиме иске хакимиятләрнең 1.5 ел дәвамында бу мәсьәләне хәл итү өчен эшләгән эшләре яңа хакимиятләр тарафыннан кире кагылды дияргә мөмкин.

Кырым Югары Радасындагы «Курултай-Рух» фракциясе җитәкчесе, сөргенгә дучар булган гражданнарның эшләре буенча даими комиссиянең рәисе Ремзи Ильясов сүзләренә караганда, әңгәмәсендә, яңа хакимият иске хакимият эшләренә ышанмый икән, бөтен нәрсәне яңадан башлаячак икән. Шулай ук Кырымда җир мәсьәләсен дә.

Ремзи Ильясов хакимияткә килгән Януковичның кешелере белен бу мәсьәләдә ризалашмаганын белдереп, «Иске хакимиятне тикшерсәгез тикшерегез, ышанмыйсыз икән ышанмагыз, ләкин кырымтатарларына җирне бервакытта да җиңел генә бирмәделәр. Ел ярым җир көткән кешеләргә нәрсә әйтербез?», дигән сорауны да куя.

Кырым Министрлар шурасы рәисе Василий Джарты: "Кырымдагы «самозахватларның» реестрын барлыкка китереп, кемнең җиргә мохтаҗ булуын, ә кемнең җир сатып акча эшләвен өйрәнәчәкбез. Мин район администрацияләре янында комиссияләр барлыкка китерү хакында крсәтмәләр бирдем", дигәне дә бар.

Шуны да әйтергә кирәк, җир таләп итүче кырымтатарларны берләштергән, «самозахватларны» контроль иткән «Авдет» («Кайту») оешмасы җитәкчеләренең берсе Даниял Аметов өстеннән җир мәсьәләсе буенча ачылган жинаять эше мәхкәмәдә карала.

Аметов 2008 елда Акмәчеттә Балаклавская урамында урнашкан «самозахватта» кырымтатарлары һәм бу җиргә дәгъва иткән «Олви-Кырым» төзелеш ширкәте китерткән кешеләр арасындагы чуалышлар вакытында, милициягә каршылык күрсәтүдә гаепләнә.

Шулай итеп, кырымтатарлары өчен мөһим булган җир мәсьәләсе яңадан кискенләшүен фаразларга мөмкин. Киевта президент секретариаты каршында узган пикет исә президентка моны хәтерләтүче бер сигнал булса кирәк.

Киевтагы кырымтатар пикетчылары 22 июньдә Киевның бәйсезлек мәйданында уздырылган митингында да катнашканнар. Бу чара хакимиятләрнең соңгы вакытта күргән кайбер чаралары һәм омтылышларына каршы үткәрелгән.

Нариман Потелов хәбәр итүенчә, 22 июньдә сәгать 8.00дә туктатылган пикет 11.00дә яңадан башланган. Пикетчыларга Кеше хокукларын яклаучы үзәк вәкилләре дә кушылган. Алар «Демократия һәм сүз иреген яклыйбыз» дигән яңа шигарьләр дә әзерләп килгән.
XS
SM
MD
LG