Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васил Шәйхразиев кырымтатар активистлары белән очрашкан


Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Шәйхразиев эш сәфәре белән аннексияләнгән Кырымда диелә.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән аннексияләнгән Кырымга барган. Ул монда кырымтатар активистлары белән очрашкан. Бу хакта Дөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Васил Шәйхразиев быел Рамазан аенда Русия төбәкләрендә ифтарларның актив үткәрелүе турында сөйләгән. Кырымтатар активистлары исә Бөтендөнья татар конгрессының тәҗрибәсен өйрәнү, проектларын үрнәк итеп алу теләкләрен җиткергән, кырым татар халкының үсеш стратегиясен булдыру өстендә эш алып баруларын аңлаткан диелә.

2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Ярымутрауда Русия гаскәрләре контролендә референдум үткәрелде. Ул Украина кануннарына каршы килде. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.

Русиянең бу баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Башта Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйды. Татарстан депутатлары Кырымда Русияне мактап Мәскәү сәясәтен агитацияләп йөрде. Мөфтиләр дә бу сәясәткә буйсынып ярымутрауга килде.

Кырымда иң актив эшне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул фетнәчеләр хөкүмәте белән килешүләр имзалады. Шулай да Миңнехановның төп бурычы — Русия аннексиясенә каршы күтәрелгән кырымтатарларны тынычландыру иде. Татарстан президенты Милли Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты, кырымтатарларның Корылтаенда чыгыш ясады.

  • Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшүдә 2014 елда Кырымның Бакчасарай районы башлыгы вазифаларын башкарган Илми Умеров та катнашты. Ул соңрак аннексия белән ризалашмыйча Бакчасарай җитәкчелегеннән китте. Бүген Илми Умеров — кырымтатарларның Милли Мәҗлес рәисе урынбасары.
  • Күптән түгел Азатлык белән әңгәмәсендә Умеров

    Татарстанның гамәлләре халыкның фикеренә тәэсир итмәде, Татарстан кулы белән уйнаган Мәскәү Кремле безне үзләренә буйсындыра алмады, дип белдерде. "Әгәр Миңнеханов Путинга хезмәт итә икән, аңа нинди ышаныч була ала? Башыннан ук ышаныч булмады. Безнең бары Татарстан белән элемтә урнаштыру, бәлки киләчәктә республика эчендә азатлык өчен көрәшүче хәрәкәт булдырып карау теләге булды".

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG