Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солдат хатлары гарәп, латин хәрефләрендә язылган


Сугыш елларында хәбәрләшүнең, аралашуның төп чарасы хатлар булган. Хатлар фронт хәлләрен авылларга, шәһәрләргә тараткан. Әлбәттә, ул вакытта чынбарлыкны хатларда бәян итү шактый куркыныч булган. Шуны истә тотып, ике арада йөргән хатларның күпчелеге “...без исән-сау, барысы да яхшы...” кебек көнкүреш вәзгыятенә кайтарып калдырылган. Мондый хатларга цензура бәйләнмәгән.

Рафис Мөгыйнов Сарман районы Мортышбаш авылында туган. Журналист эшчәнлегендә солдат хатларын туплау, аларны матбугатта чыгару аерым урын алып тора. Күптән түгел басылып чыккан “Сез ки газизләр...” дигән китабы да солдат хатлары белән бәйле.

Рафис Мөгыйнов шушы җыентыкка керткән хатларның кайберсендә сугыштагы солдатның ашау-эчү ягы да тасвирлана. Сарман районы Күтәмәле авылыннан сугышка киткән Мидхәт Миргалимов туганнарына болай яза:

“... Мине райондашлардан аерып гвардия бригадасына автоматчылыкка алдылар. Хәзер бары автомат өйрәнәбез. Тизрәк шуның белән ләгънәт немецны кырасы килә... Ашау-эчү әйбәт, 800 грамм ипи, 3 мәртәбә куе, тәмле аш, 35 грамм шикәр, 120 грамм балык, 20 грамм тәмәке бирәләр. Мин тартмагач, шикәргә алмашам... Төнлә шалашларда йоклыйбыз. Якын-тирәдә авыллар калмаган. Бары җимерек, янып күмергә әйләнгән урыннар гына күренә. Күпме зыян китерделәр алар безгә. Гитлер этләрен тизрәк җиңүгә канымны, гомеремне кызганмам...”

Әлеге хат 1942 елның 1 июлендә язылган. Шул ук елның июль аенда Мидхәт Миргалимов Мәскәү юнәлешендәге сугышта һәлак була.

Шушындый хатларны барлап, юллап халыкка җиткерүче Рафис әфәнде солдат хатлары белән кечкенәдән үк таныш икән. 4 сыйныфта чакта әтисенең фронттан язган хатларын укый. Аннан соң, 7 нче сыйныфта укыганда күршедәге Шәмседоха әби сугышка киткән энесе Рәшит Фәхриев хатлары белән таныштыра.

Рәшит Фәхриев
Рафис Мөгыйнов хәбәрсез югалган авылдашы Рәшит Фәхриев язмышы белән ныклап кызыксына башлый. Бик күп җирләргә хатлар яза. 2009 елда Чаллыдан Новгород өлкәсендәге “Үлем үзәне”нә барган эзтабарлар мәгълүм бер утрауда офицер киемнәре һәм сумкасы калдыкларына юлыга.

Әлеге утрауда барган сугышта Фәхриевтан кала башка офицер булмый. Табылдыкның Сарман кешесенеке булуына шик калмый. Фәхриев 1942 елда хәбәрсез югала. Аның 1942 елның март һәм апрель айларында язган хатларында мондый юллар бар:

“Кадерле әни һәм туганнарым!.. Мин бер атна инде сугышта. Урманда землянкада торабыз. Өзлексез атыш. Монда ашау-эчү бик яхшы. Һәр көн 100 грамм аракы да бирәләр. Немецларның кирәкләрен бирәбез. Сугыш, бер өйрәнгәч, артык куркыныч түгел... Мин апрель зарплатасыннан 300 сум акча салам. Иң беренче – хөкүмәт бурычларын түләгез”. Рәшит Фәхриевның соңгы хатлары була болар.

Фронттан җибәрелгән хатлар НКВД, цензура тикшерүенә дә дучар ителгән. Рафис Мөгыйнов өйрәнгән хатларда цензура эзләре булганмы, булса ни дәрәҗәдә?

“Миңа билгеле солдат хатлары татар телендә булып, алар гарәп һәм латин хәрефләре белән язылган. Цензура бозган, сызган урыннар әллә ни күп булмый иде.

Мисал өчен, 200, 45 кебек саннар, гомумән, саннар сызылган була иде. Цензура хатның эчтәлеген укып аңлый алмагандыр. Шуңа, күзләренә чалынган саннарны бозулар булгандыр”, ди Рафис әфәнде.
XS
SM
MD
LG