Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар булып яшәргә өйрәтүче чара


7 июльдә “Ак барс” мәдәният үзәгендә XX Татар яшьләре көннәренең ачылу тантанасы булды. Әлеге чарага Русиянең 36 төбәгеннән яшьләр җыелды.

Делегатларны котларга премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре һәм “Идел” яшьләр үзәге хезмәткәрләре килгән иде. Рәсми чыгышлар концерт программалары белән үрелеп барды.

Мәдәният министры Зилә Вәлиева үз чыгышында хөкүмәтнең яшьләр ярдәменә, активлыгына өметләнүе турында әйтте.

“Шунысы куанычлы: Татар яшьләре көннәрен башлап җибәрүче яшьләр бүген дә биредә. Төрле милли, иҗтимагый оешмаларны җитәклиләр, зур эшләр башкаралар”, диде ул.
Зилә Вәлиева


Татар халкын бүлергә омтылу дәвам итә. Халык саны буенча Русиядә икенче зур милләт булу өчен бөтенебезгә бер милләт булып калырга кирәклеген искәртте Зилә Вәлиева. “Республика тормышы яшьләр үзара нык бәйләнгән. Яшьләр – безнең киләчәк кенә түгел, безнең бүгенгебез”, дип белдерде ул.

Ачылу тантанасында беренче Татар яшьләре көннәрен оештыруга өлеш кертүчеләр дә чыгыш ясады. Алар арасында Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ирек Шәрипов, “Идел” журналы баш мөхәррире Рифат Фәттахов, “Сөембикә” журналы хезмәткәре Гөлнур Сафиуллина да бар иде.

Рифат Фәттахов икенче бер мөһим эшен ташлап, әлеге чарага килүе хакында әйтте. “Татар яшьләре көннәренең ветераны мин, анда бармыйча кала алмыйм” дигәч, гаиләмдә Ветеран дигән кушамат та тактылар үземә”, дип елмайды ул.

Татар яшьләре көннәренең ветераннары
Тамашачылар “Тылсым” бию ансамбле, җырчы Гөлнара Тимерҗанова, Нурзадә чыгышын карады. Шулай ук чит төбәкләрдән килүчеләр дә актив катнашты. Алар арасыннан Түбән Новгородтан Динара Яһүдина, Красноярсидан Дамир Әхмәтгалиев, Байкалдан Ринат Кәримов, Латвиядән Лилиана Газизова, Кабарда-Балкардан Игорь Земскойны аерым әйтеп үтәргә кирәк. Ә Нәгыйулла һәм Вәлиулла кытайча җыр тәкъдим иттеләр.

Чит төбәкләрдә ничек яшәүләре белән кызыксынып, делегатларга мөрәҗәгать иттек. Әстерханнан килүче Наилә Язмухамедова Әстерханда үткән “Татар гүзәле” бәйгесендә җиңү яулаган. “Бик әйбәт каршы алдылар, башка төбәктән килгән татарлар белән аралашу ошый. Программалары да кызыклы”, диде Наилә.

Алар Әстерханнан 7 кеше килгәннәр икән. Шул ук төбәктән Эльнара Юнысова “Дуслык” җәмгыятеннән икәнен әйтте. Кызлар әйтүенчә, гаиләләрендә татарча сөйләшәләр. “Ләкин без аралаша торган татар теле сезнекеннән аерыла”, диделәр.


Казаннан Рүзәл Әхмәдиев та актив егет. Ике югары уку йортында укый, шигырьләр яза, көрәш белән шөгыльләнә, “Шәрык” клубына даими йөри. “Татар яшьләре көннәре берләштерә, таныштыра. Монда әле беренче тапкыр гына катнашуым”, дип белдерде ул.

Программада түгәрәк өстәлләр, диспутлар, кызыклы очрашулар каралган. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, “Идел” яшьләр үзәге оештырган бу көннәр 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG