Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Шушы бер-ике көн эчендә Русия мәдәният министрлыгында мөселман киносы фестиваленең кайда узасы билгеле булачак. Анда әлеге чара уңаеннан бәйге үтә. Казан ягы үзендә, Зауди Мамиргов башка бер төбәктә үткәрү ягында.


“Татаркино” башлыгы Владимир Батраков әйтүенчә, Казан фестивальне үзендә үткәрү өчен бөтен көчен куя.

“Бездә бөтен бюджет акчалар ачык бәйге нәтиҗәсендә бүленә. Хәзер бәйге үтә. Мөфти Равил Гайнетдин дә һәм Татарстан мәдәният министрлыгы моңа кадәр булган ачык бәйге вакытында Мамирговка теләктәшлек күрсәтә иде. Чөнки аның Мәскәүдәге чыгымнары өчен акча булуын теләдек. Быел безнең юллар аерылганга күрә, мөмкинлекне нигә аңа бирик”, ди Батраков.

Чыгымнар Мәскәүнеке генә булганмы?


“Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале генераль директоры Зауди Мамиргов Мәскәүдә бәйге башланыр алдыннан REGNUM мәгълүмат агентлыгында хат бастырды. Татарстанның әлеге фестиваль өчен әллә ни акча сарыф итмәгәненә ишарәләп ул “шушы еллар эчендә (фестиваль 5 тапкыр Казанда үтте – Н.А) без (Мәскәү ягы – Н.А) фестиваль ачылышына килгән кунакларны каршы алу, озату, урнаштыру өчен зур чыгымнар тоттык” дип белдерә.

Шулай ук фестиваль идеясен булдыру да, офис, штат һәм элемтә тоту да, “Алтын мөнбәр” сыннарын, ягъни статуяларын ясату, полиграфия, бөтен дөньядан фильмнарны китертү дә, Татарстаннан акча алмыйча, Мәскәү дирекциясе өстендә булган.

Зауди Мамиргов язганнар хак булса, Казан әлеге фестивальне үткәргәндә кино залларның һәм тантана үткән сарайларның алдына кызыл келәмнәр җәеп ишекләрен ачкан һәм япкан гына булып чыга.

Батраков фестивальгә гомумән күпме акча киткәнлеген “ябык сан” дип белдерә. Әмма соңгы еллардагы чараларга иганәчеләрнең күпчелеге Татарстаннан икәнлеген әйтә. “Фестивальдә тотылган күпчелек акчалар иганәчеләрнеке икәнлеге һәркемгә дә билгеле. Чыгымнарның 20%ы бюджеттан, ә 80%ы иганәчеләрнеке. Соңгы елларда, ачыктан-ачык әйтергә кирәк, иганәчеләр республикадан иде”, ди Батраков.

Җисеме исемдәме?


Зауди Мамиргов REGNUMга язуынча, янәсе Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева отставкага китә калса, үзенә җылы урын әзерләргә җыенган. Фестивальне тулысы белән үз кулына алырга тели. Беркемгә дә хәбәр итмичә генә, “Алтын мөнбәр”нең клоны булдырылган һәм чираттагы фестивальгә инде фильмнар да җыю башланган.

Билгеле булганча, соңгы ике фестиваль вакытында Татарстан җитәкчелеге бу халыкара чараны нәкъ Казанныкы итү кирәклеге турында сүз алып барды. “Канн фестивале кебек Казанныкы да” булсын диделәр. “Алтын мөнбәр”нең Татарстан башкаласында узуы республикага өстәмә мәшәкатьләр белән беррәттән дан, шөһрәт тә алып килде.

“Зауди Мамиргов үзенә бернинди дә кыенлыклар килмичә, идарә итү аның кулында гына булуны теләде. Татарстанның да үзенең максатлары бар. Шулай ук монда да оештыру комитеты эшли. Күп нәрсәләр аның белән дә килешенергә тиеш. Күп мәсьәләләрне бергә хәл итү кирәк иде”, ди Батраков.
Казанга 59 илдән 200дән артык фильм килгән инде

Мәскәү белән Казан бер-берсен аңышмый башлагач, юллары икегә аерыла. Мәскәү брендны - “Алтын мөнбәр”не бирергә теләмәде. Татарстан башкаласы чираттагы чараны VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале дип игълан итте.

Әмма Мамиргов Казандагы фестиваль беренчесе генә булачак, дип белдерә. Алтынчы “Алтын мөнбәр” фестивале, аның сүзләренчә, Русиянең башка бер төбәгендә үтәчәк. Бүген сөйләшүләр бара икән.

Татарстан ягы әлеге аңлашмаулар озакка сузылмаячак дигән карашта. Инде бүгеннән үк, Батраков сүзләренчә, Казан фестивале “Алтын мөнбәр” фестивале белән хезмәттәшлеккә әзер. “Барыбер уртак эш эшлибез без. Максатларыбыз да бер үк төрле. Ике җирдә уза икән, әйбәт кенә булачак бит”, ди Батраков.

Казанга 200дән артык фильм килгән инде

Русия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти, шәех Равил Гайнетдин “Алтын мөнбәр” фестивале өчен зур көч куйган шәхесләрнең берсе. Ул әлеге чараның президенты. Мамиргов сүзләренчә, Русия мөфтиләр шурасы һәм “Ислам Дөньясы” телевидеоширкәте әлеге чараны оештыручылар булып тора.

Русиядә мөселман киносына багышланган ике фестиваль узу мөмкинлеге турында Равил Гайнетдин әлегә үз фикерен белдермәде. “Чаралар уза калса, ул тегесенә дә, монысына да барачак”, ди Батраков.

15 – 19 сентябрьдә булачак Казан фестивалендә катнашырга теләп дөньяның 59 иленнән 200дән артык фильм килгән инде. Быелгы чарада беренче тапкыр Сенегал, Буркина-Фасо, Һонгконг һәм Гамбия дә катнашачак. Иң күп фильмнар Иран, Русия, Мисыр, Һиндстаннан килгән. Сайлап алу комиссиясен Британиядән күренекле режиссер һәм продюсер Овидио Салазар җитәкләячәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG