Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда “Искәр җыен” фестивале узды


Сүзге ханбикә һәм Күчем хан
Сүзге ханбикә һәм Күчем хан

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә “Искәр җыен” халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале булып узды. Катнашучылар Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, өлкәнең авыл-районнарыннан, Татарстаннан, Омскидан һәм Казакъстанның Семей шәһәреннән булдылар.

Чараның төп оештыручысы - Төмән өлкәсенең “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы булды.Теләктәшлек һәм ярдәм Өлкә хакимиятенең милли эшләр идарәсе, Тубыл шәһәр хакимияте, Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан күрсәтелде.

“Искәр җыен” фестиваленең тарихына күз салганда, беренче мәртәбә ул 2008 елны үткәрелде. Анда чараны ел саен оештырырга дигән карар кабул ителде. Һәм әйтергә кирәк, оештыру эшләрендә очраган кыенлыкларга карамастан, чара ел саен оештырылып килә. Быелгы фестиваль - өченчесе булды.

Ачылу тантанасы

Фестивальнең үткәрү урыны инде төгәл билгеләнгән. Төп чаралар: ачу-ябу тантаналары, бәйге-концертлар, ярминкә, күргәзмәләр, милли уеннар, ярышлар һәм төрле күңел ачулар Тубыл-Байгара юлының 19нче чакрымында, элек Себер ханлыгының башкаласы Искәр булган урынында үтә.

Фестиваль кысаларында ел саен фәнни-гамәли конференция оештырыла. Дөрес, аның үткәрү урыны әлегә төгәл билгеләнмәгән. Башка елларда “Мирас” оешмасы җитәкчелеге кайда урын тапса, шунда үткәрелде. Быел конференция Тубыл хакимиятенең зур киңәшмәләр залында барды. Моны шәһәр җитәкчелегенең әлеге чарага йөзе белән борыла башлавы, дип әйтсәк, ялгыш булмастыр.

Омскиның "Умырзая" фольклор ансамбле

Узганнанындагы кебек, “Искәр җыен” фестивале кысаларында быел да төрле бәйгеләр оештырылды. Алар урман эчендәге аланлыкта ясап куелган ачык сәхнәдә барды. Халыкны башта алып баручы сәламләде, аннан соң сәхнәгә Күчем хан һәм Сүзге ханбикә рольләрен башкаручы һәвәскәрләр күтәрелде. Алар җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова сүзләренә язылган сәхнә күренеше кәрсәттеләр.

Күренештән соң Тубыл мулласы Арслангәрәй хәзрәт мәрхүмнәр рухына дога укыды. Аннан соң халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, хәер-фатиха бирде.


Дин әһеленнән соң сәхнәгә ике улы белән Тубыл җырчысы Сәкинә Арангулрова күтәрелде. Алар “Себер гимны” җыры белән фестиваль бәйгесен башлап җибәрделәр.

Быелгы бәйгенең кайбер үзенчәлекләре дә булды. Узган фестивальләрдә бары тик җыр бәйгеләре генә оештырылган булса, быел катнашучылар 5 төрле бәйгедә көч сынадылар: җыр, уен коралы, бию, нәфис сүз һәм композиция, ягъни үз әсәрен башкару, ясалма кул эшләре күрсәтү.

Кул эшләре күргәзмәсе

Бәйге белән беррәттән аланлыкта ярминкә, ат чабышы, гер күтәрү, татарча көрәш кебек милли уеннар барды. Халык кул эшләре күргәзмәләре белән таныша, милли ризыклардан авыз итә алды.

Бәйгеләр тәмамланганнан соң, гадәттәгечә, җиңүчеләр билгеләнде. Алар катнашлыгында Тубылның 15нче санлы мәктәбендә шәһәр халкы өчен зур концерт күрсәтелде. Ахырда җиңүчеләргә рәхмәт хатлары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шунсы да игътибарга лаек, беренче урынны алучыларны Татарстанның Мәдәният министрлыгы бүләкләде.

Ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү

“Искәр җыен” фестиваленә карата кайбер катнашучыларның фикерләрен җиткерү дә урынлы булыр. Төмән татарлары конгрессы әгъзасы, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова чараның әһәмияте татарларның милли үзаңнарын үстерүдә әйтеп бетергесез зур дип саный.

“Искәр җыен” фестивальләренең барсында да катнашкан милләттәшебез - язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, “Искәр җыен” фестивале бик кирәкле, ди.

Гер күтәрү бәйгесе

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та “Искәр җыен” фестивале татар тарихын тергезүдә, дөрес күрсәтүдә, киләчәк буынга җиткерүдә искиткеч зур дип әйтте.

“Искәр җыен” фестиваленең төп оештыручысы булган “Мирас” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова: “ Искәр шәһәре булган җирне саклап калу – безнең бурычыбыз”, ди. Бер уңайдан ул ярдәм итүчеләргә һәм бәйрәмдә катнашучыларның барсына да тирән рәхмәтле булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG