Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морозов: Сембер халкына ачлык янамый


Сергей Морозов
Сергей Морозов

Шушы арада өлкә башлыгы Сергей Морозов өлкә халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Аның төп мәгънәсе – халыкны тынычландыруда: азык-төлеккә бәяләр үзгәрмәячәк.

Авыл җирләрендә урып-җыю бара. Ашлык мәйданының яртысыннан күбесе җыелган инде. Ләкин уңыш мактанырлык түгел – гектарыннан уртача 10 центнерга да җитми. Белгечләр әйтүенчә, быел бәрәңге уңышы да азрак булыр – гектарыннан 60–70 центнер чамасы гына.

Шулай да Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов халыкны өметләндерергә тырышты:

“Мондый корылыкның илебездә күптәннән булганы юк иде.Ул йөзләгән авыл хуҗалыгы ширкәтләренә миллиард сумлык зыян китерде. Без чәчү мәйданының 40% югалттык, һәм узган ел белән чагыштырганда, уңышны 4 мәртәбә кимрәк җыеп алачакбыз. Ярмага килсәк, үзебезнеке генә җитмәячәк, шунлыктан башка яклардан кайтарырга туры килер. Ә азык-төлекнең башка төрләре - яшелчә, үсемлек мае, тавык йомыркалары ягыннан кытлык булмаячак. Халык моны өлкә үзәгендә оештырылачак ярминкәдә – 20 сентябрьдә үз күзе белән күрәчәк”.

Өлкә башлыгы шулай ук, сәүдә ширкәтләре белән тыгыз элемтәдә торып, азык-төлеккә бәяләрнең үсмәвен тәэмин итү тырышлыгы да вәгъдә итә. Чөнки азык-төлек мәсьәләсе – социаль тынычлыкның нигез ташы булып тора. Аннан тыш, бүгенге көнгә җыелган мая өлкә халкын барча кирәкле азык-төлек тауарлары белән дә тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

Русия мәгълүмат чаралары ил күләмендә дәвам итүче янгыннарны игътибар үзәгендә тоталар. Сембер өлкәсе дә бу афәтне үз җилкәсендә татый. Әйтик бер көн эчендә генә эреле-ваклы 14 янгын теркәлә. Өлкә башлыгы Сергей Морозов янгыннардан зыян күргән хуҗалыкларга бюджеттан 100 миллион сум акча бүлеп бирергә кушты.
XS
SM
MD
LG