Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Чит якларга киткән татарлар еш кына бер-берсе белән аралашырга, милли оешма төзергә омтылалар. Мәскәүдә оештырылган “Сафаҗай иҗтимагый үзәге” – шуның бер мисалы.

Бүгенге көндә Сергач якларындагы авыллар киңлеккә үсеп барсалар да, алардагы халык саны кимеп бара. Бөтен Русияне имеп ятучы, халык канына сөлек кебек ябышкан Мәскәү Сергач мишәрләрен дә үзенә гел ымсындырып тора. Билгеле, бу – базар икътисады кануннарының тәэсире, ә бәлки мишәр холкы да үзенекен итәдер.

Электән үк, бу як татарлары Мәскәүне дә, Питерны да, ерак Хелсинкине дә үз иткәннәр. Киткән, урнашкан, эшләгән. Эштән тартынмаган. Мәскәү вокзалларында йөк ташучы Сергач мишәрләрен күпләр хәтерлидер. Хәзер алар йөк ташымый. Аларның балалары, оныклары байлыкта, яхшы эшләрдә эшли, кыйммәтле машиналарда җилдерә. Хәзер аларның йөкләрен ташыйлар. Ләкин алар авылны онытмый.

Бу якларда Мәскәүгә киткән кешеләрне “мәскәүце” диләр. Сафаҗайда да андый мәскәүчеләр хәзер шактый. Элек киткәннәре дә, хәзер китеп баручылары да күп. Менә авылдагы 1100 йортның икейөзләбе шуларныкы.

Шуңа мәскәүче сафаҗайлар тотканнар да, Мәскәүдә үзләренең “илчелекләрен” булдырганнар. “Илчелек” дигәнебез – 15 миллион халык яшәгән, Русиянең ач корсагының бугазы булып торган Мәскәүдә “Сафаҗай иҗтимагый үзәге” дип аталган оешма була инде.

Исламча яшәүне күрсәтә белү кирәк

Сафаҗай иҗтимагый үзәген 32 яшьлек Сафаҗай егете, Мәскәүнең Поклонный тавындагы Мемориал мәчет имам-хатыйбы Ринат Аләутдинов җиткәли. Ринат хәзрәт белән әңгәмә корабыз:

“Төрле сәбәпләр белән яшьләрнең күбесе Мәскәүгә китә. Мәскәүдә булсынмы, башка җирдәме, авылдаш булу гына түгел, безне динебез якынайта. Без бер-беребезгә авылдаш кына түгел, дини кардәшләр булдык. Шуңа күрә без Мәскәүдә дә югалып калмас өчен, бер-беребезне белешеп тору өчен үзебезнең үзәгебезне оештырдык”, дип сөйли Ринат Аләутдинов.

Үзәкнең эшчәнлеге турында исә: “Анда без яшьләрне чакырабыз. Алар белән эшлибез. Үзебезнең китапханәбез, кинотеатрыбыз бар. Анда дини эчтәлекле фильмнар күрсәтәбез, алар алдыннан лекцияләр укыйбыз”, дип әйтә ул.

Яшьләр генә түгел, балаларга да файдасы тия икән үзәкнең:

“Варшау шоссесында безнең офисыбыз бар. Ул офиста безнең мәдрәсәбез эшли. Мәскәүнең ул райондагы мөселман оешмасы белән килешү төзедек, Алар мәдрәсәбезне рәсмиләштерделәр. Быел без аны февральдә ачтык. Менә җәйгә кадәр анда 70 бала укыды. Анда Сафаҗай яшьләре генә түгел, безнең Сергач якларыннан чыккан татар балалары укыды.

Һәр шимбә көнне аерым кичәләр уза. Анда алар җыелалар, чәйләр эчәләр, төрле уеннар уйныйлар. Шулай ук, ул көнне галимнәрне чакырабыз. Бигрәк тә тарихчыларны”, ди Ринат Аләутдинов.

Татарларга тарих белү мөһим

Сафаҗайның авыл капкасы
“Безнең Дамир Хәйретдинов дигән тарихчыбыз бар. Ул безнең татарлыгыбызны, мишәрлегебезне балаларга да, олыларга да бик әйбәт итеп аңлатып бара”, дип дәвам итә Ринат хәзрәт.

Менә шундый чаралар белән Сафаҗай халкы үзенең миллилеген дә динилеген дә сакларга тырыша. Мәскәү уртасында бүлмәләр булдырып, тарихын, чыгышын өйрәнә.

Ә сафаҗайларга үз тарихларын белү бик кирәк. Русиядә гомум татар тарихы гына түгел, аерым төбәкләр тарихы, аерым авыллар тарихы да бозып күрсәтелгән. Сафаҗай моңа үзе дә мисал булып тора.

Мәсәлән, авылның рәсми исеме – Красная Горка. Ә Сафаҗай үзе казан кебек бер урында урнашкан. Совет заманы авылның исемен шулай үзгәртә. Ярар, бусы совет заманы. Ә бит, авылдан көлү патша заманыннан башлана. Ул чакта урыс тарихчысы Магницкий кулы белән белешмә әдәбиятка авыл исеме Собачий овраг булып кереп китә.

Авыл картлары да, гыйлем ияләре дә, халык үзе дә авылны Сафаҗай дип атый. Нинди матур яңгырашлы исем эт атамасы белән үзгәртелә. Нишлисең, бу илдә татарга эт тормышы гына күрсәтүне максат итеп куйган даирәнең киңлеге киңәя барганда. Хәзерге көндә белешмәләрдә авыл халкы тырышлыгы белән Сафаҗай атамасы киңрәк кулланыш алды.

Әнә Сафаҗай иҗтимагый үзәге дә интернеттагы үз сәхифәләрен матур итеп Сафаҗай дип атаган. Авылга багышланган тагын бер интернет сәхифә дә Сафаҗай дип теркәлгән.

Сафаҗайда Яңа ел бәйрәме

"Сафаҗай иҗтимагый үзәге" Мәскәү белән генә чикләнмичә, Сафаҗайның үзендә дә эшчәнлек алып бара икән:

“Мәктәпне бетерү белән мин Мәскәүгә укырга киттем. Үз артымнан дусларымны, энем Илдарны, Рамил Биляевны Мәскәүгә алып килдем. Тагы да яшьләрне чакырдым. Мәскәүдә укырга кергәннән соң, беренче курсны бетерү белән, җәй вакытларында да, кыш вакытларында да без авыл җирендә укытуны башладык. Беренче дини укуларны без 1996 елда оештырдык. Шәкертләребез 100 булды, 150 гә җитте. Ул укулар хәзер дә дәвам итә. Кышкы вакытларда да, җәйге чорда да мәдрәсәдә укыту, яшьләр белән эшләү тукталмый”, дип сөйли Ринат хәзрәт.

Авылда Яңа ел бәйрәме дә уздыралар икән:

Сафаҗай авылы мәчете
“Бүгенге күп кенә муллаларыбыз халкыбызны ник намаз укымыйсыз диеп , хурлыйлар, сүгәләр. Мин ул муллалардан, намаздамы дин, дип сорар идем. Дингә чакыра белү – үзенә бер хикмәт.

Менә безнең яшьләр оешмасы өченче ел инде яңа ел кичәсендә халыкны урамга туплый. Халык барыбер йокламый бит. Өендә ашап-эчеп ята ул. Без авылда шугалак, боз таулары ясыйбыз. Самавырлар кайнатып, чәйләр тәкъдим итеп, концерт куеп, тәртипле бәйрәм уздырып күрсәтәбез. Халыкка аракысыз да, хәрамсыз да бәйрәмнәрне уздырып булганны күрсәтәбез. Без, татар мөселманнары башка халыкларга үрнәк булырга тиешбез”, дип саный Ринат Аләутдинов.

Әлбәттә кайберәүләр исламда Яңа ел бәйрәме юк бит, дип әйтер. Әмма Ринат хәзрәтнең моңа үз җавабы:

“Исламда юктыр. Гарәпләрдә андый бәйрәм булмаган да, булмас та. Ләкин Русия җирендә, безнең халыкта ул бәйрәм хәзер бар. Безгә ул сәбәп. Җирле мөселманнарга исламча яшәүне күрсәтер өчен бу бәйрәмне куллана белү кирәк”.

Халык бөек ул, дигәнме әле классик. Ул үзенең тарихын яттан белмәсә дә, читләр таккан атаманы үзенекеннән генә аерырлык әле. Татарның көче дә шундадыр: читләр уйнаган уенда, уен кагыйдәләрен үтәгән булып, уенчы булып кыланып та, үз-үзең булып калу. Сафаҗай моңа да мисал булып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG