Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:23

Әфганстанда 30 яше дә тулмаган ир белән хатын-кызны мәйданда таш атып үтерделәр. Җирле талиблар аларны зинада гаепләде. Күптән түгел Әфганстан дин әһелләре илгә шәригать мәхкәмәсен һәм үлем җәзасын кайтаруны таләп итте.

Әфганстан президенты Хәмит Карзай да башкалар белән беррәттән якшәмбе көнне Кундуз виллаятендә “Талибан” хәрәкәтенең ике яшь кешене таш белән бәреп үтерүен гаепләп чыкты.

Ярәшкән 23 яшьлек кыз һәм өйләнгән 28 яшьлек ир кеше бер-берсе белән мөнәсәбәттә булганы, ягъни зина өчен мәйданда үлем җәзасына тартылды.

“Талибан”ның тугыз ел элек ил идарәсеннән бәреп төшерелгәннән соң бу әле таш белән бәреп үтерүнең беренче очрагы санала. Һәм әлеге котычкыч хәл җәмәмгатьчелек, халыкара кеше хокукларын яклау, Әфганстандагы һәм аннан читтәге мөселман галимнәре тарафыннан каты тәнкыйтькә тотылды.

Карзай үз чыгышында моны “гафу ителмәслек җинаять” дип атады. Аның сүзләренчә, гадел мәхкәмәсез генә канунсыз төркемнең бу ике кешесен бәреп үтерүе исламга каршы гамәл булып тора һәм бу берничек тә аклана алмый.

Нинди шәригать?

Бу хәл Әфганстанда шәригать мәхкәмәсенә кайту мәсьәләсен җәмәгатьчелектә тагын да куертып җибәрде. Узган атнада Кабулда 350 ислам дин әһелләре җыелып илгә шәригать кануннарын һәм үлем җәзасын кайтаруны таләп иткән иде. Гәрчә хәзерге конституция нигезендә, кануннар болай да шәригатьне истә тота.

Ләкин мәсьәлә шунда: шәригать дигәндә бу ниндидер язылган кагыйдәләр тупланмасын алга сөрәме, яисә инде электән үк килгән һәм төрлечә шәрехләнергә мөмкин өлкәне күзаллыймы?

Җыелган дин әһелләре хәзерге Әфганстан конституциясен язучылар күзаллаган бөтенләй үзгә хокук системасын кертергә чакырды. Җавап нинди булыр, эш шуннан чыгып хәл ителәчәк. Аңлашыла ки бу фәнни мәсьәлә түгел. Кеше хокукларын да истә тоткан шәригать тәртипләре өстенлек ала алырмы, яисә инде кырыс шартлардагы шәригать тәртипләре булырмы?

Кеше хокуклары истә тотылырмы?


Ислам дәүләт дине буларак саналса һәм барлык ил кануннары ислам белән тәңгәлләштерүне күздә тотса да, Әфганстан конституциясе Кеше хокуклары декларациясен һәм башка халыкара кеше хокуклары конвенцияләрен саклауны гарантияли.

Мисал өчен Дашт-ә-Арчидагы танылган дин әһеле Мәүләви Габдул Насыйр ике кешене таш атып үтерүне тәнкыйтьләп чыкты. Аның сүзләренчә, мондый карар чыгару нигездән үк дөрес түгел.

“Исламда һәм шәригатьчә әгәр ул дүрт төрле очракта җинаятен таныса һәм дүрт кеше аның җинаять кылганын күрсә кеше чыннан да зина өчен хөкем ителә ала. Моннан башка ул гаепләр кабул ителә алмый. Һәм шаһитләр дә югары әхлаклы һәм беркайчан да хокук бозулар өчен хөкем ителмәгән булырга тиеш”, ди ул.

Насыйр сүзләренчә, шаһитләр бу күргәннәрен казый аларны чакыргач аңа сөйли ала. Һәм әлеге шартлар истә тотылмаганда таш бәреп үтерү бернинди кысаларга сыймый һәм шәригать хокукы белән аңлатыла алмый.

Кабул югары мәхкәмәсенең карарлар бүлеге җитәкчесе Мәүләви Сиддикуллаһ Мөслим исә Әфганстандагы шәригать кануннары белән кеше хокукларын яклау өлкәсендә каршылык күрми.

Аның сүзләренчә, шәригать ислам галимнәре һәм аларның аңлатмаларын истә тотарга тиеш. Һәм дәүләт оешмалары гына ислам кануннарын башкара ала

“Ислам галимнәре озак фикер алышканнан соң, ислам җинаять кодексын башкару өчен барлык эшләр дә дәүләтнең идарә һәм мәхкәмә оешмаларына бирелергә тиеш һәм аннары гына карар кылына ала диде”, ди ул.

Мөслим әйтүенчә, мондый очракта Әфганстан мәхкәмә карарлары президент тарафыннан кабул ителә.

Җәзага һәркем тарта алмый

Каһирәдәге танылган Әл-Әзһәр университеты шәригать факультетының элекке деканы профессор Мөхәммәҗ Хәмит Әбу Талиб моның белән килешә. Аның сүзләренчә, хәтта җинаять исбатланган очракта да ниндидер бер кораллы төркем кешеләрне мәхкәмәгә тарта һәм аңа шәригатьчә җәза бирә алмый.

Әфганстанда халыкара танылган президент Карзаи хөкүмәте рәсми оешма булып тора. Шул сәбәпле, Әфганстанның кайбер урыннарын контрольдә тоткан кешеләр үз мәхкәмәсен булдырып, җәза бирү мәсьәләсен хәл итә алмый. Чөнки бу хөкүмәт тарафыннан танылмаган. Әлеге төркем кануни чилешне хәл итми, аның моңа хокукы юк. Һәм аларны беркем танымый”, ди ул.

Әбу Талиб сүзләренчә, ислам җинаять кодексы бары хәл тотрыклы булган һәм кешеләрнең иминлеге, икътисади яктан бөтенлеге истә тотылган ислам дәүләтендә генә тормышка аша ала.

“Талибан” һәм башка хәрби төркемнәр өчен ислам шәригатен кертү төп хыял булып кала. Ләкин кайчандыр алар булдырган һәм хәзер кабат шуны кайтарырга тырышкан бу модель кешеләр ирке белән түгел, ә аларны куркыту белән тормышка ашырыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG